Логотип Идель
Эксклюзив

УМАРТА КОРТЛАРЫ НИ ӨЧЕН КҮЧКӘ АЕРА? (Умартачы язмалары)

Сәлам, хөрмәтле укучылар! Мин һәвәскәр умартачы - Раил буламын. Хәзерге заман теле белән әйтсәк, хоббием - умарта кортлары. Алар минем күп түгел, берничә генә. Тик күзәтүләр өчен шул да җиткән. Ун умарта карыйсыңмы, йөз умартамы, тәртибе шул ук.

    Сәлам, хөрмәтле укучылар! Мин һәвәскәр умартачы - Раил булам. Хәзерге заман теле белән әйтсәк, хоббием - умарта кортлары. Алар минем күп түгел, берничә генә. Тик күзәтүләр өчен шул да җиткән. Ун умарта карыйсыңмы, йөз умартамы, тәртибе шул ук.

фото: автор

    Билгеле булганча, хәзер умарталыкларда күч аеру сезоны бара. Ул сезон, ел саен, иң иртә дигәндә, 15-20 майларда башланып, иң соң дигәндә июль башларында төгәлләнә.

    Төрле елда төрлечә була. Гомумән, корт гаиләсенең күч аеру халәтенә керү сәбәпләре берничә. Беренчедән, һава торышы, тирә-якта чәчәкләрнең булу-булмавы тәэсир итә. Икенчедән, умарта эчендә урынның аз калуы.

    Исән-сау кышлап чыккан умарталар язлыкта бик актив рәвештә үрчи башлыйлар. Вакытында умарталарны киңәйтеп тору - ояга рамнар өстәү кирәк.

    Умарталар 12, 14, 16 һәм сирәк кенә 18 рам сыйдырышлы булырга мөмкин. 7 - 10 рам белән кышлап чыккан сәламәт, көчле корт гаиләсендә, 12 рам инде май башына, ә 14-16 рам майның уннарына урнаштырылып та бетерелә. Умартада урын калмый. Икенче корпус күтәрү вакыты җитә.

фото: pixabay.com

    Кайвакытта, һава торышы бозылып китә дә, умарталарны ачып булмый. Йә салкын, йә тоташ яңгырлар комачаулый. Ә ул вакытта кортлар тик ятмый. Көн саен меңләгән яңа кортлар чыга тора, ә картлары, очмагач, өйдә яткач, тузмыйлар, үлмиләр. Урын бик тик тыгызлана, шәһәрдә час-пик вакытында автобустагы кебегрәк, хәтта аннан да тыгызрак.

  Әлбәттә, кортлар бу хәлдән чыгуның бер генә чарасын белә - ул гаиләдәге кортларның бер өлешенең күч булып очып чыгып китүе.

   Хәтта умарталарны вакытында киңәйтеп, икенче катны вакытында күтәрсәң дә, кортлар бик актив аерырга мөмкин. Сәбәбе - табигатьтә бер чәчәк тә юк, оча торган кортлар эшсез ята, умартадагы бал запасы күзгә күренеп кими. Ачка үлмәүнең бердән бер чарасы - кортларның бер өлешенең умартадан башка чыгуы.

   Күч аерырга исәп иткән корт гаиләсе эштән бөтенләй диярлек туктый, бал ташымый башлый. Авызлары аска карап тора торган махсус күзәнәкләр - ана казаннары ясыйлар. Ана корт шунда йомыркалар салып чыга. Ул йомыркадан чыккан личинкаларга иң затлы ризык: “ана сөте” дип аталып йөртелүче ак төстәге сыекча гына ашатыла. Ана сөте дип аталса да, ул ана корттан савыла торган сөт түгел, ә эшче кортлар эшләп чыгара торган ризык.

   Шунысы кызык, барлык эшче кортлар да ана җенесеннән. Аларның чын ана корт булуына бер әйбер генә киртә - менә шул күкәйдән чыккан личинканы өч көн генә ана сөте белән тукландыралар да, калган көннәрне “тупас ризык” дип йөртелүче чаршын, бал белән тукландыралар. Ул личинкалар гадәти эшче кортлар булып үсеп җитәләр.

   Димәк, умартада ана казаннары үсә тора, личинкалар курчакка әйләнә, күзәнәкнең башын кортлар балавыз капкач белән каплап куя.

фото: pixabay.com

    Һәм, ояда унлап, ә бәлки, тагын да күбрәк ана казаны булгач, әле алардан ана кортлар чыкканчы ук, карт ана корт умартадагы кортларның яртысын диярлек үзе белән ияртеп алып чыгып китә. Кортлар дәррәү чыгалар, көтүгә куган сарыклар шикелле агылып. Һавага күтәрелеп аерым тавыш белән гөжлиләр, ул арада берәр агач ботагына яки койма баганасына барып бер күчкә саралар. Берничә разведчик корт берничә километр радиуста булачак корт гаиләсе өчен яшәргә яраклы урын эзләп чыгып китә.

   Тик буш умарталарны эзләми алар. Урманда агач куышлары эзли. Шулай ук урманнарда агач башына менгезеп беркетеп куйган “ловушкаларга” юлыксалар, ул да күңелләренә хуш килергә мөмкин.

     Разведчик кортлар әйләнеп кайтып хәбәр итәләр дә, күч урыныннан күтәрелеп урманга, яңа өйләренә таба очып китәләр. Шунда урнашып, яңа тормыш башлыйлар.

     Әлбәттә, умартачылар бу хәлне булдырмаска тырыша. Корт күче чүмеч белән тизрәк тубалга җыеп алына һәм тубал караңгы, салкынча урынга алып керелеп куела. Ә кичен, йә үз умарталарына, яки яңа умартага ябыла.

    Шунысы кызык, күчкә аеру максатыннан умартаны ташлап чыккан кортлар аеруча юаш булалар, чакмыйлар, усалланмыйлар. Гәрчә бу күренеш узып баручыларны бик куркытса да. Чынлыкта куркырлык бер сәбәп тә юк. Битлек кимичә, ялан тән дә җыярга мөмкин, ялгыш өстенә басмасаң, берсе дә чакмаячак.

     Менә шулай мәш килеп ята хәзер умартачы халкы. Умарталыктан көн дәвамында бер генә минутка да китәргә ярамый, чөнки, кортлар теләсә кайчан күч булып аерып чыгарга, умартачы күреп өлгергәнче очып та китәргә мөмкин.

    Гадәттә, әгәр күч аеру сезонында кортлар күп итеп күч аера икән, бу елны бал табышы аз булырга мөмкин, дип фаразлана. Шулай итеп алар төп ояга авырлык китермәскә тырышалар. Кортлар азрак булган саен азык та азрак кирәк, янәсе.

    Әгәр инде табыш әйбәт буласы икән, кортлар аз күч аера. Чөнки бал күп буласы елны гадәттә яздан ук чәчәкләр бетеп тормый, аз булса да була. Һава торышы да яхшы саклана, озакка сузылган яңгырлар, салкыннар булмый.

   Быел да, умарталарны вакытында киңәйтеп торган очракта, әллә ни күп аералар, дип әйтмәс идем.

    Аллаһ кушып, көннәр шулай әйбәт торса, бер ук көннән, 25 нче июньнәргә күч аерудан туктап, бал җыя башларга мөмкиннәр. Чөнки әлегә яңгыры да вакытында явып, җылысы да вакытында булып тора, болын чәчәкләре дәррәү чәчкәгә бөреләнә. Һава торышлары тотрыклы булса, Аллаһ боерса, быел бал елы булуы бик тә мөмкин.

Раил ИЛЬЯСОВ

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: умарта, бал корты, умартачы язмалары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев