Урамга балкон аша чыкмакчы була. 11нче каттан...
Минзәлә районында яшәүче 27 яшьлек ир-атның Чаллыга кунакка килүе ачыкланган. Дуслары табын оештырган, шуннан соң фатир хуҗасы йоклап киткән.
Чаллыда ир-ат простыня ярдәмендә 11нче каттан төшәргә омтылган, әмма тотынып ала алмыйча, егылып төшкән. Бу хакта «Челнинские известия» басмасына сылтама белән "Татар-информ" хәбәр итә.
Республиканың Минзәлә районында яшәүче 27 яшьлек ир-атның Чаллыга кунакка килүе ачыкланган. Дуслары табын оештырган, шуннан соң фатир хуҗасы йоклап киткән. Кунак урамга чыгарга карар кыла һәм фатир ачкычларын тапмый.Шуннан соң урын-җир япмаларын бәйләп, алар буенча 11нче каттан төшә башлый. Әмма ул тотынып кала алмый, егылып төшә.
Алынган җәрәхәтләрдән ул шунда ук үлгән.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев