"Вакыт каян табыйм” - эше күп булган кешеләргә лайфхак
Артык актив тормыш ритмы, һәр җирдә югары конкуренция, туктаусыз информация агымы - барысы да уңышларга һәм югары казанышларга илтә торган факторлар.
Артык актив тормыш ритмы, һәр җирдә югары конкуренция, туктаусыз информация агымы - барысы да уңышларга һәм югары казанышларга илтә торган факторлар. Әмма мондый юл белән бару, уңышларга гына түгел, арыганлыкка һәм неврозга да китерергә мөмкин. Мондый проблемалардан качу өчен, вакытны дөрес итеп бүлә белү кирәк.
Максатларыңнан чигенмә
Сезнең максатыгызга ирешергә булыша торган эшләр белән генә шөгыльләнегез. Вакытыгызны саклагыз, кирәкмәгән, вак- төяк, мәгънәсез әйберләргә сарыф итмәгез. Мәсәлән, берәр нетворкинг буенча чараларга бару элемтәләр урнаштыру, яңа перспектив клиентлар табу, лидерлар җыю, үзең өчен яңа сервислар ачу өчен барсагыз гына файдалы булачак. Юкса, алардан баш тарту яхшырак булыр.
Мөһим эшләрне билгелә
Нинди эшләр мөһим, ә кайсылары юк икәнен билгеләргә өйрәнегез. Моның өчен сезгә махсус Дуайт Эйзенхауэр уйлап тапкан матрица ярдәм итәчәк.
Сул яктагы өске квадратка иртәгә эшли торган, кичектергесез җавап бирүне таләп итә торган бурычлар куела. Без ул эшне беренче итеп хәл итәчәкбез. Өске уң яктагы квадратта мөһим, әмма кичектереп була торган максатларны урнаштырабыз. Бу бурычларны без, кагыйдә буларак, иң соңгысы итеп башкарабыз. Әмма максатка ирешергә булышучы эшләр булып нәкъ шушылар санала. Сул яктагы эшләрдән соң, көн дәверенә ким дигәндә уң яктагы 1 эшне булса да эшләргә тиешсез.
Үз көн тәртибегезне планлаштырганда, эшне генә уйламагыз. Аерым вакытны ял итәр өчен, тәнәфесләргә дә бүлегез. Юкса максатлардан “суыну”, “артка чигенү” озак көттермәячәк.
“Юк” дию яхшырак булыр...
Карьераның беренче этапларында күп кеше үзләренә тәкъдим иткән барлык проекларга, эшләргә тотынырга әзер. Моның нәтиҗәсендә ни килеп чыга? Сез бу эштән “суынасыз”, чөнки барлык эшне дә башкарып чыгарга вакыт җитми башлый. Бу вакытында “юк” дия белмәгәннән килеп чыга, чөнки эшне башлаучы “юк” дисәм миңа беркайчан да мөрәҗәгать итмәсләр дип уйлый. Сезгә барыбер кайчан да булса баш тартырга туры киләчәк. Әгәр сез бу хакта вакытында әйтсәгез, сезнең клиентләрыгыз да, хезмәттәшләрегез дә, дусларыгыз да сезне аңлаячак.
Комачауламасыннар
Уртача көненә ничә тапкыр эштән читкә тайпыласыз? Хезмәттәшләрегез яисә туганнарыгыз ничә тапкыр эштән бүлдерә? Эшкә утыргач ничә тапкыр телефонга, почтага һәм социаль челтәрләргә игътибарны юнәлтәсез? Галимнәр махсус тикшеренүләр нәтиҗәсендә мондый тәнәфесләрнең көненә алты сәгать вакытны алуларын ачыклаган. Ә эшкә кире әйләнеп кайту өчен кешеләрнең, гадәттә, 23 минут тирәсе китә.
Эшкә утырыр алдыннан барлык эштә кулланылмаячак гаджетларны сүндереп куегыз. Ә калдырып булмый торган мөһим эшләрне, телефоннан сөйләшүләрне алдан эшләргә тырышыгыз, чөнки эш барышында махсус алар өчен генә эштән бүленмәячәксез.
Буш вакытыгызны мәгънәсез үткәрмәгез
Әгәр дә сез үз вакытыгызны атна дәвамында ничек үткәрүегезне тикшерсәгез, аның шактый гына мәгънәсез үтүен күрәчәксез. Мәсәлән, сез эшкә автобуста барасыз, кибеттә чиратта торасыз, регистратурада утырасыз, фитнес- залда шөгыльләнәсез. Әмма бу вакытта сез миегезне эшләтә аласыз: аудиокитап тыңлау, телләр өйрәнү һәм башкалар. Ягъни югарыда әйтелгән эшләр белән параллель рәвештә нинди дә булса мөһим нәрсә турында уйларга, укырга яки төрле подкастлар тыңларга тырышып карагыз.
Илзия Хисмәтуллина әзерләде
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев