Венера Аитова декрет ялына китәргә җыена икән...
Бала көткәндә җиде айга кадәр турыдан туры эфирда эшләдем. Non Stop режимда шактый хезмәт куярга туры килде.
ТНВ телеканалының алып баручысы Венера Аитова декрет ялына китәргә җыена икән. Бу шатлыклы хәбәр белән ул инстаграм-битендә уртаклашты.
"Нууу, сәлам, декрет 2!" – дип язган ул.
"Идел"нең май санында Венера Аитова белән интервью басылган иде. Шуннан өзек китерәбез:
Бала көткәндә җиде айга кадәр турыдан туры эфирда эшләдем. Non Stop режимда шактый хезмәт куярга туры килде. Бу һөнәремне яратканга да шулай килеп чыкты инде. Гомумән, нәрсә беләндер мавыгып китсәм, тулысынча шуңа биреләм. Башта уку, аннан төрле курслар, айкидодан башлап испан теле курсларына кадәр йөреп чыктым. Алар барысы да миңа кызыклы иде. Мәгълүмат туплау, чыннан да, мавыктыргыч нәрсә. Декретка чыккач та, көндез йокы килсә дә, йоклый алмый интектем. Берни эшләми йоклап яту килешмидер кебек тоелды. Шулай да бала тугач, андый режимга да күчәргә туры килде. Безнең буын бәласе бу: гомеренең күп өлешен эшләп уздыра, карьера ясый, тырыша, тырмаша, күбрәк акча эшләргә омтыла. Бала үстергәндә, каядыр ашыкмыйча яшисе иде! Мин хәзер балалар психологиясен өйрәнәм. Янында әнисе булмаса, балада төрле тайпылышлар башланырга мөмкин икән. Әгәр дә хәзер эшкә чыксам, тулысынча бирелеп булмаячак, балам да тиешле тәрбиядән мәхрүм калачак. Үрдәк психологиясе шикелле килеп чыгачак инде... Бала карау мизгелләре белән ләззәтләнеп каласым килә.
Тулырак: http://idel-tat.ru/news/vremya-tt/venera-aitova-zhurnalist-kadersez-onr
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев