Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    Яңалык/Эксклюзив
    • БҮГЕНГЕ СТАТИСТИКА (6 АВГУСТ) Татарстанда коронавирусның 30 яңа очрагы теркәлгән. 7 кешене хастаханәгә салганнар, 23е дәвалануны өендә уза.
      74
      0
      0
    • БАЛАЛАР ӨЧЕН БЕТ БАЗАРЫ 8 августта нәни казанлылар өчен үзенчәлекле чара планлаштырыла. Әмма кеше саны бик чикләнгән…
      122
      0
      0
    • 3,5 ТОННА КОРБАН ИТЕ ӨЛӘШЕНГӘН Быел да Татарстанда Корбан бәйреме уңаеннан шәкертләр һәм өлкәннәр, инвалидлар һәм йортсызлар, ятимнәр һәм ялгыз аналар, күпбалалы һәм аз керемле гаиләләргә, милләтенә һәм диненә карамастан, корбан итләре тапшырылды.
      98
      0
      0
    • «ГЛАГОЛИЦА» БӘЙГЕСЕ ОЕШТЫРУЧЫЛАРЫ: «ТАТАРСТАННАН ЭШЛӘР КҮБРӘК БУЛСЫН ИДЕ!» Бүген «Глаголица» бәйсез әдәби премия оештыручылары һәм катнашучылары белән матбугат конференциясе булып узды. Быелгы конкурска нинди үзгәрешләр кергән һәм оештыручыларны, жюри әгъзаларын нәрсә борчый икән?
      153
      0
      0
    • Яшь осталар көч сынашты «Үзегез сайлаган һөнәргә тулысынча бирелегез. Һәрчак камиллеккә барырга, үз эшеңдә иң яхшысына әйләнергә тырышырга кирәк»
      1768
      0
      6

    ВЕЙП, КАЛЬЯН ҺӘМ ЭЛЕКТРОН ТӘМӘКЕ – ТЫЮДА

    Гадәти тәмәкегә булган тыюлар хәзер кальян белән электрон сигареталарга да эшли башлаячак.

    Россия Президенты Владимир Путин балигъ булмаганнарга электрон тәмәке, вейп һәм кальяннарны сатуны, шулай ук җәмәгать урыннарында тартуны тыя торган законга кул куйды. Документ хокук мәгълүматының рәсми порталында урнаштырылган.

    Яңа канун буенча никотинлы продукция һәм аны куллану җайланмалары антитабак законына туры килә. Ул шулай ук уртак милке саналган коммуналь фатир бүлмәсендә дә кальян тартуны тыя. Ягъни элегрәк тәмәкегә карата булган барлык тыюлар хәзер башка тарту җайланмаларына да булачак.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • Потребуй чек! Проверь чек!
    • Милли китап һәм көйләр
    • Язылган өчен мотоблок, ТВ, планшет һәм башка бүләкләр от!
    • Өр-яңа акция!
    • Журналга онлайн язылу