ВИЧ кешенең баш миенә дә җитди тәэсир итә
Галимнәр, күпсанлы тикшерүләр үткәрә торгач, шундый фикергә килгән...
Галимнәр, күпсанлы тикшерүләр үткәрә торгач, шундый фикергә килгән: ВИЧ белән авыручы кешеләрнең баш миендәге хәтер һәм үз-үзеңне кулда тоту өчен җавап бирә торган бүлекләре кими икән.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы биргән мәгълүматларга караганда, бүген дөньяда 38 миллионлап кеше ВИЧ диагнозына ия. Яхшы нәтиҗәләр бирүче ретровирус терапиясен куллану аркасында бу чир соңгы чорда үлемечле чирләрдән хроник чирләр исемлегенә күчте. Ләкин инфекция барыбер дә пациентларның тормыш сыйфатын катлауландыра. ВИЧның шулай ук кешенең баш миенә дә җитди тәэсир итүе ачыкланган.
Нейровизуализация һәм информатика институты галимнәре ВИЧ-статуслы 1203 пациентны МРТ аппараты ярдәмендә тикшергән. Алар ВИЧлы кешеләрнең, ягъни иммун системасында шактый тайпылышка ия булганнарның, гиппокамп һәм таламус - баш миендәге лимбик система өлешләренең (алар кешедә хис-тойгылар формалашуга, хәтерне туплауга, сиземләү органнарыннан мәгълүмат алуны тәэмин итүчеләр) – чагыштырмача кимрәк булуын ачыклаган.
Бу дефицит кешене киләчәктә Альцгеймер кебек катлаулы чиргә китерергә мөмкин, ди галимнәр.
чыганак: Өмет
«Идел» журналы 16+
Галерея
Теги: вич
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев