ВИДЕО: БОТАНИКА БАКЧАСЫНДА НИЛӘР БАР?
5-8 июль көннәрендә Ботаника бакчасында “XXI гасыр ботаника бакчалары: үсеш стратегиясе, ботаника бакчалары эшчәнлегендә инновацион карарлар” исемле фәнни семинар узачак.
КФУның Ботаника бакчасы тарихы вакыйгаларга бик бай: ул Казан император университеты янындагы мәйданчыкта булдырыла, Гражданнар сугышын да, Бөек Ватан сугышы елларын да, үзгәртеп кору чорларын да кичерә. Бакчага заманында хәтта Зооботаника бакчасы исемен дә йөртергә туры килә.
Быел 215 еллыгын билгеләп үтүче бакча тарихы Казан шәһәренең Совет районында дәвам итә. Бакчада кычытканнан алып, бананнарга кадәр 1250 төр үсемлекне очратырга мөмкин. Аның эшчәнлеге һәм кайбер үсемлекләре белән без дә танышып кайткан идек.
Сүз уңаеннан, 5-8 июль көннәрендә Ботаника бакчасында “XXI гасыр ботаника бакчалары: үсеш стратегиясе, ботаника бакчалары эшчәнлегендә инновацион карарлар” исемле фәнни семинар узачак. Анда Россия һәм БДБ илләренең Ботаника бакчалары советы вәкилләре катнашып, фикер алышачак.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев