Яңалык/Эксклюзив
-
Казанда «Оскар» премиясенә номинацияләнгән ике фильм күрсәтеләчәк Бу яңалык "Оскар" премиясен яратып күзәтеп баручылар өчен!
-
Мөхлисә Буби турында фильм төшерәләр Фильмны ел азагында Татарстан халкына күрсәтә алырбыз дип ышаналар.
-
АРТИСТНЫҢ МӘККӘСЕ КАЙДА? К.Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар» драмасындагы мулла малае – Надир мәхдүмне Зөлфәт Закировтан да оста уйнаучы юк. Актер яраткан театры буйлап экскурсия оештырды.
-
ӨЕҢДӘ НИНДИ КӨЙ? «Үз илемдә – үз көем» - «Тәртип» радиосының һәвәскәр башкаручылар арасында оештырыла торган конкурсы.
-
Гаиләдә бала тугач, әтиләргә отпуск бирмәкчеләр Шул рәвешле ирләр бәби тапканнан соң хатыннарына ярдәм итү мөмкинлеге алачак икән.
-
Менә сиңа мә! Валерий Меладзе алтынчы тапкыр әти булган Валерий Меладзе өчен бу бала – алтынчысы. Артистның беренче никахтан өч баласы бар.
-
Нәрсә ашамаса хатын-кыз тиз картая? Хайван аксымыннан баш тарту тән тиресенең халәтен начарландыра.
-
Пациентларга бирелгән боткада тычкан койрыгы табылган... Бу яңалыкны укыгач, ничек ботка ашарга инде хәзер?
ВИДЕО: Илүсә Хуҗина башкаруында «Зөлайха» җыры
«Яңа дулкын» проектының чираттагы чыгарылышында Татарстанның атказанган артисты Илүсә Хуҗина татар халык җырын башкарды.
«Зөләйха» — татар халык җырларыннан иң киң таралган әсәрләрнең берсе. Халык җырлары кануннары төгәл үтәлгән хәлдә иҗат ителгән. Бу әсәрләр – милләт хәзинәсе. Бу җырны Рәшит Ваһапов белән Җәвәһирә Сәлахова дуэт итеп башкарган. Ул Илһам Шакиров, Таһир Якупов, Зөһрә Сәхәбиева, Салават Фәтхетдинов репертуарында да бар.
Гитарада танылган «Гауга» төркеменең солисты Оскар Юнысов уйный.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз