Логотип Идель
Эксклюзив

ВИРТУАЛЬ ТУЙ: “Бер-беребезне белмәсәк тә, ике сәгать сөйләштек”

“Беренче көнне без, бер-беребезне белмәсәк тә, ике сәгать сөйләштек”, – дип искә ала хатын.,

Коронавирус пандемиясе сәбәпле, Бразилияле кыз белән немец милләтеннән булган ир-ат 20 көн виртуаль аралашудан соң видео аша никахлашкан.

“Беренче көнне без, бер-беребезне белмәсәк тә, ике сәгать сөйләштек”, – дип искә ала кәләш.

39 яшьлек Синтия Араужоны 45 яшьлек Тимо Арнштадтны аларның уртак дусты, җирле пастор таныштырган. Кениядә эшләүче Тимо белән Бразилиядә яшәүче Синтия интернет аша аралаша башлый.

Ир белән хатын аралашуларын дәвам итә, алар хәтта компьютерларының камераларын тәүлек әйләнәсенә сүндерми – шул рәвешле алар бер йортта яшәгәндәй тоела.

Бер ай вакыт та узмый, Тимо Синтиягә  видео аша тәкъдим ясый, кыз ризалаша. Гашыйклар коронавирус пандемиясе аркасында өйләнешүне видео аша уздыра.

Кияү белән кәләшнең туганнары туй тантанасын видео аша шалтыратып күзәткән.

ИҢ КЫЗЫГЫ - виртуаль туйдан соң кияү белән кәләш Бразилиянең Сан-Паулу аэропортында очрашкан һәм шунда ук балдаклар алмашкан.

чыганак

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: виртуаль туй, онлайн, интернет

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев