-
«TATAR СҮЗЕ» БӘЙГЕСЕНЕҢ I ТУРЫ ТӘМАМЛАНДЫ! Жюри әгъзалары бәйгегә тәкъдим ителгән 4000 гә якын язманың 335ен II турга сайлап алдылар. II турга узган конкурсантларның язмалары жюри тарафыннан февраль башында каралачак.
-
ШӘРИФ КАМАЛ ИСЕМЕНДӘГЕ ӘДӘБИ ПРЕМИЯНЕҢ ҖИҢҮЧЕЛӘРЕ БИЛГЕЛЕ! 26 гыйнвар көнне Татар китабы йортында конкурс нәтиҗәләре буенча, Шәриф Камал исемендәге әдәби премиянең җиңүчеләре игълан ителде.
-
АЙДАР ФӘЙЗРАХМАНОВ ЯҢА ПРОГРАММА ТӘКЪДИМ ИТӘ Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармoниясендә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахмановның «Олы юл әйтте..» циклыннан «Ышаныч» дип аталган яңа программа булачак!
-
«ИДЕЛ»ДӘН ӨР-ЯҢА ПРОЕКТ - «ТУФАН САМАВЫРЫ»! “Туфан самавыры” - “Идел” журналының өр яңа проекты. Инстаграм битләрендә һәр атна саен туры эфирда алып барылачак.
-
САК БУЛЫГЫЗ: Юлларда көчле бозлавык 27 гыйнвар Казанда 1 градустан 3 градуска кадәр салкын көтелә
-
Бу атна мөһим сөйләшү-аралашуларга һәм дулкынландыргыч, илһамландыргыч очрашуларга бай булыр - ЙОЛДЫЗНАМӘ Бу атна мөһим сөйләшү-аралашуларга һәм дулкынландыргыч, илһамландыргыч очрашуларга бай булыр. Эштә коллегаларыгызның күз уңыннан төшеп калган нечкәлекләргә игътибарлырак булыгыз. Бу сезгә карьера баскычыннан югарырак күтәрелү өчен әйбәт кенә этәргеч булыр.
-
ЭМИЛЬ ТАЛИПОВ: «Баламны әдәпсез кеше итеп үстерәсем килми» Бүген Татарстанның атказанган артисты, М.Җәлил премиясе лауреаты, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Эмиль Талиповның туган көне! Аның белән әңгәмә "Идел" журналында басылып чыкты.
-
Алинә Заһитова инстаграмдагы сәхифәсен япты. Ни булды икән? Сәхифәңне ник яптың дип күпләр сорый. Соңгы вакытта миңа бик күпләр язылды. ди Алинә.
ВИРУС СУДА ҺӘЛАК БУЛА
Роспотребнадзорда хәбәр итүләренчә, су кергән вакытта яңа төрдәге COVID-19 коронавирус инфекциясе йоктырудан куркырга кирәкми — вирус суда һәлак була. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы яза.
«Ачык сулыклар яңа коронавирус инфекциясен йоктыру чыганаклары булып санала алмый, чөнки су кояш нурлары (ул вирус өчен зарарлы) йогынтысына дучар була. Кешедән кешегә һава-тамчы юлы белән күчә торган COVID-19 коронавирусының су аша таралуын раслый торган фактлар әлегә юк», — диелә ведомствоның матбугат хезмәте хәбәрендә.
Шул ук вакытта, Роспотребнадзорда искәртүләренчә, суда күп кенә башка инфекцияләр (церкариоз, лямблиоз, лептоспироз һәм ротавирус, шулай ук гепатит, дезинтерия, ваба, сальмонеллез һәм хәтта корсак тифы) йоктыру куркынычы бар.
Шунлыктан су керү урынын игътибар белән сайларга, ОРВИ симптомнары, тиредә яра һәм тырналган урыннар булганда су коенмаска, суны йотмаска һәм су кергәннән соң чиста су белән чайканырга, өйдә исә душ керергә кирәк.
Чыганак: Татар-информ
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз