Логотип Идель
Эксклюзив

XVIII Казан Халыкара мөселман киносы фестивале: 44 илдән 625 гариза

Казанда 7-11 сентябрь көннәрендә XVIII Казан Халыкара мөселман киносы фестивале узачак. Быел фестивальгә 44 илдән 625 гариза килгән. Татарстан исә 40лап кинокартина тәкъдим иткән, шуларның 14е  программага кертелгән

Казанда 7-11 сентябрь көннәрендә XVIII Казан Халыкара мөселман киносы фестивале узачак. Быел фестивальгә 44 илдән 625 гариза килгән. Татарстан исә 40лап кинокартина тәкъдим иткән, шуларның 14е  программага кертелгән, бу хакта фестивальнең башкарма директоры Миләүшә Айгутанова хәбәр итте.

Халыкара конкурста “Тарлан” (реж. Юлия Захарова), “Галиябану (реж. Рифат Миндубаев), “Габдрахман” (реж. Марсель Мәхмүтов), “Сосновый ключ (реж. Булат Минькин) фильмнары, ә милли конкурста “Без – 41нче ел балалары” (реж. Әмир Галиәскәров), “Республика 99” (реж. Адель Таккезе, Юлия Захарова, Софья Силкина), “Параллели” (реж. Сергей Батаев), “Посланник” (реж. Зөфәр Хәйруллин), “Одна в горах” (реж. Азат Дәүләтшин), “Настала ночь” (реж. Әмир Сальянов), “Дядя Миша” (реж. Ахмаджон Оев), “Татарский край. Троицк” ( реж. Александр Далматов), “Коридор воспоминаний” (реж. Чыонга Тхе Тхиен), “Таш” (реж. Елизавета Елисеева) кинокартиналары катнашачак.

Гаризалар Россия, Мисыр, Үзбәкстан, Һиндстан, Төркия, Франция, Ливан, Германия, Белоруссия, Иран, Казахстан, шулай ук Россия төбәкләре – Дагыстан, Бурятия, Башкортстан, Якутиядән алынган.

“Быелгы фильмнар формасы һәм эчтәлеге төрле булуы белән аерылып тора. Киноларда гуманизм һәм толерантлык принциплары үзара хезмәттәшлек итә. Мәсәлән, «Документаль тулы метражлы фильмнар» номинациясендәге фильмнарда үзәктә кеше тора, алар дөньяда үз урыннарын эзли. Шул ук вакытта кешенең хәле төрле алымнар ярдәмендә һәм төрле позицияләрдән карала», – дип билгеләп үтте сайлау комиссиясе рәисе Нина Кочеляева.

XVIII Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең ачылу һәм ябылу тантанасын театр һәм кино актрисасы Олеся Судзиловская алып барачак һәм шулай ук ябылу тантанасында танылган актер Иван Колесников та катнашачак. 

Фестивальнең башкарма директоры Миләүшә Айгутанова шулай ук фестивальнең башка хедлайнерлары исемнәрен атады. Алар хәзерге вакытта чараларда катнашуларын раслаганнар. Шулай итеп, улы белән Казанга Совет һәм Россия актрисасы Наталья Варлей киләчәк. Ул иҗади очрашу үткәрәчәк. Шулай ук актер, композитор, кинорежиссер һәм сценарист, тумышы белән Татарстаннан булган Тимур Шәрәфетдиновның да катнашуы планлаштырылган. Моннан тыш, ул үзенең катнашуы белән «Внук» фильмын тәкъдим итәчәк.

Фестивальнең бюджеты  8,18 миллион сум.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев