Җәяү йөрүчеләр рейтингы: кайсы шәһәр халкы ничә адым атлый?
Ял көне алдыннан - җомга көнне - барлык Россия шәһәрләрендә яшәүчеләр иң озын дистанцияләр узалар - бу 7 130 адым чамасы.
"ВКонтакте" челтәре "Шаги" сервисында төрле шәһәрләрдә яшәүчеләрнең активлыгын анализлаган. Адым саны буенча шәһәрләр рейтингын Казан җитәкли: көн эчендә казанлылар уртача 7 138 адым уза. Икенче урында зур булмаган аерма белән - 7 117 адым - мәскәүлеләр. Өчлекне Калининградта яшәүчеләр көнгә 7 107 адым ясап йомгаклый.
Сочида халкы көн саен 7 072 адым чамасы уза. Петербурглылар рейтингның бишенче урынында гына тора: алар уртача 6 883 адым ясыйлар. Екатеринбургта яшәүчеләр сигезенче урында: алар көненә уртача 6 717 адым үтәләр. Түбән Новгород - 6 496 адым белән 22 нче урында гына. Уфада яшәүчеләр бары тик 44 нче урында урнашкан.
Шулай ук "ВКонтакте" атнаның иң актив көнен билгеләгән. Ял көне алдыннан - җомга көнне - барлык Россия шәһәрләрендә яшәүчеләр иң озын дистанцияләр узалар - 7 130 адым чамасы. Атнаның иң ялкау көне якшәмбе булуы ачыкланган: эш атнасы башланыр алдыннан кешеләр уртача 5 597 адым уза.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев