Логотип Идель
Эксклюзив

Яңа атна - яңа фаразлар

2022 елның 28 февраль - 6 март атнасына йолдызнамә. 

2022 елның 28 февраль - 6 март атнасына йолдызнамә

Кучкар (21 март - 20 апрель)
Язда сезне үзгәрешләр көтә. Бу атнада  шуңа бәйле җитди адымнар ясарга тиеш буласыз. Үзегезне артык эмоциональ итеп хис итсәгез, аптырамагыз, хәтта үз тирәгездәге кешеләр белән конфликтлар да килеп чыгарга мөмкин. Хәзерге кыенлыклар киләчәктә яхшы нәтиҗә күрсәтәчәк. Шулай ук мәхәббәт өлкәсенә дә зур игътибар бирергә кирәк.  Тормышыгызга бик мөһим кеше килеп керергә мөмкин. Яисә, киресенчә, мәгънәсез мөнәсәбәтләргә нокта куелачак. Төшенкелеккә бирелмәскә, сабыр итәргә кирәк. 

Үгезбозау (21 апрель - 20 май)
Бу атнада үзгәрешләр яхшы якка булачак. Сәламәт яшәү рәвеше алып барырга киңәш ителә. Ял итәргә тырышыгыз. Эмоциональ һәм физик ару сәламәтлеккә зыян китерергә мөмкин. Юк-барга энергиягезне әрәм итмәгез. Эштә кыенлыклар килеп чыгырга мөмкин, ләкин сез аларны тиз арада чишәчәксез һәм үзегез өчен яңа мөмкинлекләр ачачаксыз. 

Игезәкләр ( 21 май - 21 июнь)
Бу атнада сезнең игътибар күбрәк тирә-яктагы вакыйгаларга түгел, ә эчке кичерешләргә юнәлтеләчәк.  Ниндидер зур эшләргә теләк, мотивациягез булмаячак. Иҗат, сәнгать ягыннан илһам килә торган атна булачак, яңа идеялар барлыкка киләчәк. Иске яралар кузгалырга мөмкин, курку биләп алачак. Эмоцияләрне тотарга кыен булыр, тик сабырлык кирәк. 

Кысла ( 22 июнь - 22 июль)
Бу атнада барысы да сез көткәнчә барып чыкмас. Бөтен нәрсәгә сезнең көчегез җитмәс. Вакыйгаларны һәм сезне чолгап алган кешеләр гә карата сукранудан яки аларны гаепләүдән мәгънә юк. Ничек бар, шулай дип яшәсәгез, күпкә җиңелрәк булачак. Хәзер үзеңә бераз ял бирергә вакыт. Әгәр сез дөрес юлда икәнегезне белергә телисез икән, игътибарны нәрсәгә ирешкәнегезгә түгел, ә үзегезне яратуга юнәлтегез. 

Арыслан (23 июль - 23 август)
Бу атнада кайбер вакыйгалар сезне юлдан яздырырга мөмкин. Сез сентименталь яки киресенчә, агрессиврак булачаксыз. Якын көннәрдә каушау хисе күпләрне озата барачак. Сез нәрсәне ничек эшләргә икәненә шикләнәчәксез. Тәртип урнаштыру омтылышлары озак вакытлы нәтиҗә күрсәтмәс. Әмма өметсезләнмәгез - бу халәт шактый тиз узачак. Бу атнада сезнең килешүләргә ирешү яки финанс проблемасын уңышлы хәл итү мөмкинлеге бар.

Кыз (24 август - 23 сентябрь)

Бу атнада сезне күңелле вакыйгалар да, проблемалар да көтә ала. Сезнең дуслар белән очрашу, кызыклы чаралар күрү һәм социаль тормышыгызны баету мөмкинлеге булачак. Эштә тирә-юньдәгеләр белән аралашу шулай ук җиңел һәм бик нәтиҗәле булыр. Әгәр сез яңа идеяне алга сөрергә яки тирә-юньдәгеләрнең игътибарын җәлеп итәргә телисез икән, эш итегез. Шәхси тормыш гармонияле булачак, әмма кайбер проблемалар да очрарга мөмкин, шуларның берсе акча темасы булачак. Сез вәзгыятьне җиңәрсез. Ихтимал, сез материаль яктан бер кешегә ярдәм итәрсез.

Үлчәү ( 24 сентябрь - 23 октябрь)
Сезнең алда мөһим атна тора, чөнки беренче планга чыгачак темалар һәм мәсьәләләр шактый зур булачак һәм сезне эчке тирән уйларга алып киләчәк. Карьерагызда алга китәргә мөмкин, яңа мәхәббәт хисе уяначак. Әмма кайбер чынбарлык сезнең теләкләрдән бераз аерыла ала. Шәхси тормышта  партнерыгызның теләкләре белән сезнең карашлар туры килмәячәк. 

Чаян (24 октябрь - 22 ноябрь)
Бу атна активлык яки яңа башлангычлар өчен туры килми. Сезгә көч һәм энергия җитмәскә мөмкин. Вакыйгалар табигый үсеш алсын. Көндәлек мәшәкатьләргә игътибар итәсе урында, игътибарыгызны үзегезгә күбрәк юнәлтегез. Үз тойгыларыгызга колак салыгыз. Әгәр борчылсагыз, киеренкелекне киметегез, әгәр сез арыгансыз икән - күбрәк ял итегез; әгәр сезгә ямансу икән - якыннарыгызның юаныч эзләгез. Бу атна сез эшләгән проектларны һәм эшләрне тәмамлау өчен яхшы вакыт. Юридик мәсьәләләрдә һәм бизнес мәсьәләләрендә уңай үзгәрешләр көтәргә мөмкин. 

Укчы (23 ноябрь - 21 декабрь)
Бу атнада файдалы танышулар булачак.  Әгәр сез кем белән дә булса килешергә телисез икән, хәзер сезгә бәхет елмая.Бу атна дәвамында вакыйгалар сезнең уңышларга уңай йогынты ясаячак. Эшлекле өлкәдә сезгә күләгәдә калырга туры килмәс. Бу чорда талантлар, осталык һәм хәтта үз кыяфәтең белән аерылып тору мөмкинлеге ачылачак. Сез якыннарыгыз һәм дусларыгыз белән мөнәсәбәтләрдә гармониягә җиңел ирешерсез. Кире булмагыз, тирә-юньдәгеләр фикеренә колак салыгыз. 

Кәҗәмөгез (22 декабрь - 20 гыйнвар)
Бу атна шактый эмоциональ булырга мөмкин. Сез башка әйберләргә күз йома алмыйсыз. Бәлки, җитди төзәтмәләр яки үзгәрешләр кертергә туры килер. Бу чордан үтү җиңелрәк булсын өчен, үз интуициясен тыңлагыз. Атна азагында үз-үзеңә күбрәк игътибар бирергә һәм үз уйларың белән булырга вакыт. Бу атнада финанслар белән бәйле практик мәсьәләләрне хәл итүне кичектермәгез, эшлекле мөнәсәбәтләрне җайга салыгыз. 

Сукояр (21 гыйнвар - 18 февраль)
Актив гамәлләргә тулысынча әзер булырга тырышыгыз. Әгәр дә сез илһам килүне тоясыз икән, кичектермәгез - эш итегез. Бу атнада шәхси тормышыгыз җанланып китәчәк. Башыгызга нинди генә идея килмәсен, сез дөрес юл яки дөрес карар табарсыз. Вакыт зарарлы гадәттән баш тарту, шулай ук эмоциональ токсиннардан арыну өчен уңайлы. Әгәр сез нинди дә булса мәгълүматның дөреслегенә ышанмасагыз, хәлләрне тулысынча ачыклаганчы, берни дә эшләмәгез. Нәкъ менә хәзер сез мөһим килешү төзи алуыгыз ихтимал. 

Балык (19 февраль - 20 март)
Бу атна эмоциональ киеренке булачак. Үз планнарыгыздан читләшмәгез. Бу атнада, нигездә, финанс өлкәсе һәм шәхси тормышка  игътибарны юнщлтегез. Юлны билгеләр өчен яхшы вакыт җитә. Тормышның мөһим этабында булганнар өчен бу атна алга китеш, ачыклык кертелү һәм конкрет карарлар кабул ителү вакыты булачак.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев