ТАССР 100 ел
Яңалык/Эксклюзив
-
Балалар республика клиник хастаханәсе территориясендә Медиклар аллеясы барлыкка килде Аллеяда Татарстанның күренекле балалар табибларының алты бюсты урнаштырылган.
-
Татарстанда яңа оешма – Дәүләт юридик бюросы эшли башлаячак Сентябрь аенда Татарстанда яңа оешма – Дәүләт юридик бюросы эшли башлый. Премьер-министр Алексей Песошин бу җәһәттән тиешле карарга кул куйган.
-
«Урам» экстрим-паркында Extreme child беренче балалар урам мәдәнияте фестивале узачак Барлык теләүчеләр өчен ачык һавада уен зонасы эшләячәк. Фестиваль 13:00 сәгатьтә башлана.
-
Дәүләт Думасы депутатлары минималь хезмәт хакын арттырырга тәкъдим итте ЛДПРдан Дәүләт Думасы депутатлары 1 гыйнвардан 20 мең сум күләмендә МРОТ урнаштырырга тәкъдим иттеләр.
-
Дәүләт архивының яңа бинасында ниләр бар? Тиздән Дәүләт архивының әлеге бинасына экскурсияләр уздырыла башлар дип көтелә.
-
Кыямовлар кыздыра проектыбызның яңа чыгарылышы Идел-online ютуб каналында "Кыямовлар кыздыра" тапшыруының чираттагы чыгарылышы дөнья күрде.
-
Елга трамвайчигында Казансу буенча экскурсияләр эшли башлады Шәһәрнең истәлекле урыннарын яңа ракурстан күрергә теләүчеләр өчен менә дигән мөмкинлек!
-
ИДЕЛ КӨНДӘЛЕГЕ: ТӨШКЕ АШКА - ҖИЛӘККӘ Җиләге тәмле, хатирәләре – тагын да.
Видео
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
"Яңа дулкын" ютуб-каналында Илдар Кыямов башкаруында "Янбикә" җыры
"Яңа дулкын" ютуб-каналында яңа җыр урнаштырылды. "Янбикә" җырын телевидение алып баручысы, нәфис сүз остасы Илдар Кыямов башкара.
«Янбикә» – халыкчан җыр. Бу музыкаль әсәр «Янбикә» драмасы өчен махсус язылган. Рафаэль Сафин сүзләренә композитор Шамил Колбарисов музыка иҗат итә. Җыр – халык иҗатының иң таралган, бай өлеше, ди әлеге җырны башкаручы Илдар Кыямов.
Җырны түбәндәге сылтама буенча тыңлап була: https://www.youtube.com/watch?v=qbb0w5XZpmM
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз