Логотип Идель
Эксклюзив

ЯҢА ЕЛ КОРПОРАТИВЛАРЫ БУЛАМЫ, ЮКМЫ?

Яңа ел корпоративлары үткәрү мөмкинлегенә бәйле мәсьәлә хакында фикер алышканнармы?

 Коронавируска каршы көрәш буенча республика штабы киңәшмәләрендә әлегә төбәктә Яңа ел корпоративлары үткәрү мөмкинлегенә бәйле мәсьәлә хакында фикер алышмаганнар. Коронавируска бәйле вазгыятьнең даими рәвештә үзгәреп торуын исәпкә алып, быел мондый чаралар рөхсәт ителерме-юкмы икәнлеге турында әле сөйләргә иртәрәк. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова брифингта шулай дип белдерде.

«Яңа елны каршы алу турында әле сөйләргә иртәрәк. Агымдагы вазгыятькә карап эш итәргә кирәк, без аның көн саен үзгәрүен күреп торабыз. Корпоративлар үткәрү турындагы мәсьәлә – хәзерге вакытта оператив штаб өчен бернинди әһәмияте дә булмаган икенчел дәрәҗәдәге проблема», - дип искәртте Галимова.

Ул билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта белгечләрнең бөтен игътибары инфекция таралуын булдырмауга юнәлдерелгән. Биредә төп алымнарның берсе – күп кеше җыелган чараларда катнашудан баш тарту.

«Медицина хезмәткәрләре алны-ялны белмичә эшли. Бүгенге көндә урнашкан вазгыятьне күздә тотып, без кеше күп җыела торган урыннарга бармаска чакырабыз», - дип сүзен йомгаклады Лилия Галимова.

tatar-inform.tatar

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев