Логотип Идель
Эксклюзив

ЯҢА ЕЛДА САЛАТ ЯСЫЙБЫЗ. РЕЦЕПТ.

Бәйрәм өстәленә тәмле салат рецепты.

Бәйрәм өстәленә тәмле салат рецепты:

Кирәк була: тавыкның түш ите сөяксез

Шампиньон гөмбәсе, пикин кәбестәсе, кыяр, краб таякчыклары, майонез , тоз, сыек май.

Эш барышы: Гөмбәне юып кайнар суда пешереп алабыз, суыннан саркытабыз турап сыек майда кыздырып алабыз, тавык филесен юып озынчага турыйбыз , тоз, бороч, приправа тавыкныкын салып , болгатып,15 минутка калдырабыз ,табага сыек май салып кыздырып алабыз, кыярны озынчага турыйбыз, пикин кәбестәсен, краб таякчыгында турап барысын бергә кушып тоз сибеп, майонез белән болгатабыз.

Өстәлгә биргәндә өстенә сухари сипсәң тагында тәмлерәк була.

Кичке ашларыгыз тәмле булсын, уңышлы яллар сезгә, ди автор Раилә Ахунова.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев