Логотип Идель
Эксклюзив

«Яңа Сабантуй»: яшьләр фестивале, «Су Анасы» әкияте һәм...өчпочмак ашау буенча беренче Чемпионат!

Фестивальнең хедлайнерлары: "Аигел", "Усал", K-Ru һәм Ilgiz.

26 июньдә «Урам» экстрим-паркында «Яңа Сабантуй» беренче яшьләр фестивале узачак.

«Яңа Сабантуй» традицион бәйрәм турындагы барлык күзаллауларны юкка чыгара. Бу яңа сулыш, ә иң мөһиме - Сабантуй бәйрәменең заманча һәм яшьләр форматы, диелә хәбәрдә.

Фестивальдә берничә зона эшләячәк: төп сәхнә, экстремаль спорт төрләре буенча ярышлар, мастер-класслар, хореографик спектакль, фудкорт, балалар мәйданчыгы һәм фотозона. Мастер-классларда эко-сумкаларга һәм күн эшләнмәләргә язарга өйрәнеп булачак.Теләгән кеше өчпочмак ашау буенча беренче Чемпионатта көч сынаша алачак.

Экстремаль спорт төрләре зонасында ике яки дүрт тәгәрмәчле дусты белән каршылыкларны кем яхшырак узуын ачыклаячаклар. 

Шулай ук Казан дәүләт мәдәният институты студентлары «Су Анасы» әкиятенең хореографик версиясен күрсәтәчәкләр.Башка күңел ачу чаралары арасында өчпочмаклар ашау буенча һәм “Көйне таны” конкурслары, халык уеннары һәм DJ-сетлар булачак. Балалар өчен күңелле уеннар һәм конкурслар белән “Шаян-ТВ” зонасы эшләячәк, диелә хәбәрдә.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: Сабантуй Урам экстрим-спорт яшьләр көне бәйрәм!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев