Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    ТАССР 100 ел
    Яңалык/Эксклюзив
    Видео
    • НАРКОТИКЛАРГА - ЮК

    ЯҢА ТАТАРЧА ТАПШЫРУ

    1 июльдә яңа татарча тапшыру эшли башлады. 

    Иң шәп татар авыллары турында сөйләнә һәм күрсәтелә торган беренче татарча блог - "Тәгәрмәч"не шагыйрә, журналист һәм Татар китабы йорты җитәкчесе Луиза Янсур журналист Линар Закиров белән алып бара. 1 июль көнне проектның беренче чыгарылышы чыкты. Ул Әлдермеш авылына багышланган иде.

     “Тәгәрмәч” – социаль челтәрләрдә иң шәп татар авылларын, анда яшәүче уңган-булган кешеләрне, аларның бай тарихын, гореф-гадәтләрен күрсәтә торган проект.

    Тапшыру алып баручылар Линар белән Луиза әлеге чыгарылышны болай тасвирлый:

    - Беренче эш итеп, без Хәния Фәрхи башкаруындагы “Әлдермешкә кайтам әле” җырында җырланган, Туфан Миңнуллинны “Әлдермештән Әлмәндәр” әсәрен иҗат итүгә илһамландырган Әлдермеш авылы белән танышып кайттык. Сая елгасын да күрдек, Сөйдеркә чишмәсе суын да татып карадык. Әлмәндәр бабайның прототипларын эзләдек. Бәрәнкә уенын уйнап, үз куллары белән трактор җыючы оста белән таныштык. Әлдермеш кибетенә кереп, азык-төлек бәяләрен, музейдагы кызыклы экспонатларны карадык. “Тәгәрмәч”нең һәр чыгарылышы яңа авылга багышланган булачак.  Безне социаль челтәрләрдә күзәтеп барыгыз.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • Бөтенроссия халык санын алу (ИНФОГРАФИКА)
    • ВИЧ-инфекция
    • Квалификацияләнгән электрон имза алыгыз
    • ФИНАНС КУЛЬТУРАСЫ
    • Бергә сайлыйбыз!
    • "Язмыш" газетасы
    • Китап тыңла!
    • Kazan Digital Week-2021 (1)
    • ТАВЫШ БИР: Иң матур җырчы гаиләсе
    • Хәтер