-
БЕРЕНЧЕ ОНЛАЙН-МӘДРӘСӘ ХАЛЫКТА ПОПУЛЯРЛАША АЛЫРМЫ? Татарстан мөфтияте һәм аның карамагында эшләүче “Хозур” нәшрият йорты моңарчы тиңе булмаган зур яңа проект – татар телендә беренче онлайн-мәдрәсә гамәлгә ашырды.
-
СӨЙЛӘМ ГЕНЕРАЛЛАРЫ БАРЛАНА «Tatar сүзе» бәйгесенең жюри әгъзалары конкурска килгән 4000гә якын язманың әлегә 1200енә бәя бирергә өлгерде. Жюри утырышлары Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә уза, жюри төркемнәргә бүленеп эшли.
-
«ТАТАР МОГИКАНЫ» - ФАТИХ ӘМИРХАН Г.Тукай әдәби музеенда беренче тапкыр татар әдәбияты классигы, язучы, драматург, журналист һәм тәнкыйтьче Фатих Әмирханнның 135-еллыгына багышланган «Фатих Әмирхан атналыгы» үткәрелә.
-
ГАЛИМНӘР ИГЕНЧЕЛЕК ӨЛКӘСЕНДӘ ЯҢА ТЕХНОЛОГИЯ УЙЛАП ТАПКАН Казан дәүләт аграр университеты галимнәре тарафыннан кафедра мөдире һәм профессоры Наил Әдһәмов җитәкчелегендә авыл хуҗалыгы машиналарының эшче органнарын ныгытуның комплекслы технологиясе эшләнде.
-
МИЛЛИ ШУРА ӘГЪЗАЛАРЫ ҖИДЕ ЭШЧЕ ТӨРКЕМГӘ ТУПЛАНЫП ЭШЛӘЯЧӘК Милли шура утырышлары айга бер тапкыр үткәреләчәк. Һәрбеш эшче төркем үз юнәлеше буенча хисап тотачак.
-
ИЛШАТ РӘХИМБАЙ ТАТАР ГӨНАҺЛАРЫ ТЕМАСЫНА СӨЙЛӘШЕРГӘ ОМТЫЛА Илшат видеолар хакында фикер алышу һәм аларга бирелгән бәяне үз иҗат җимешләренең төп нәтиҗәсе дип саный.
-
ЙОЛДЫЗНАМӘ (19-24 гыйнвар) Узган ел башлаган эшләрегезне уңышлы тәмамлаячаксыз. Бу атнада игътибарны гаиләгә юнәлтү яхшырак. Вакытыгызны үзегезгә һәм балаларыгызга багышларга тырышыгыз. Барчагызга да уңышлы эш атналары!
-
РИЗАТ РАМАЗАНОВНЫ ЗИНИРА ТЕЛЕФОНДА УТЫРГАН ӨЧЕН СҮГӘ Реклама элеп, бер тапкыр бушка суши ашаган булды. Башка андый нәрсә белән кызыксынмадым. «Инстаграм»да акча эшләмим».
"ЯҢА ЙОЛДЫЗ" ТЕЛЕВИЗИОН БӘЙГЕСЕНДӘ КЕМ ҖИҢДЕ?
Иркә белән дуэт башкарган Башкортстан Республикасы Нефтекамск шәһәреннән Эльвира Мифтахова «Яңа йолдыз» проектының абсолют җиңүчесе дип танылды. 13 декабрьдә Филармониядә узган финал концертында җиңүчеләрне атадылар. Аларның исемнәре һәр унике финалист чыгыш ясагач кына билгеле булды.
Алинә Шәрипҗанова белән дуэт башкарган Казан егете Ильяс Минһаҗев һәм Ришат Фазлыйәхмәтов белән бергә җырлаган Уфа егете Марсель Закиров беренче өчлеккә эләкте.
Өч иң яхшы башкаручы 2021 елның «Татар җыры» концертында чыгыш ясаячак.
2020 елның маенда «Барс Медиа» «Яңа йолдыз» исемле телевизион вокаль шоу башлап җибәрде. Проект 3 этаптан торды. Бәйгедә катнашу өчен Россиянең төрле төбәкләреннән 18-35 яшьлек татар башкаручылары өч йөздән артык гариза җибәргән. Проектта катнашучыларның географиясе дә киң: Татарстан, Башкортостан, Удмуртия республикалары, Пермь, Ульян, Түбән Новгород өлкәләре. Хәтта Казахстанда һәм Үзбәкстанда яшәүче татарлар да видеоларын юллаган.
Оештыручыларга килеп ирешкән видео һәм эссе нигезендә, 50 талантлы һәм перспектив башкаручы сайлап алган. Казанда узган кастингта жюри 12 катнашучыны финалга чыгарды.
Финалистлар белән Мәскәүдән килгән Лина Арифуллина командасы һәм татар эстрадасы мэтрлары унике атна вакыт дәвамында шөгыльләнде. Вокал дәресләрен Россиядә танылган педагог Зоя Бабкина бирде.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз