Логотип Идель
Эксклюзив

Ябык табутта җирләгәннәр: танылган диджей вафат...

Табут санаулы минут эчендә чәчәкләргә күмелде, диелә бу хәбәрдә.

5 августта Киров шәһәрендә 45 яшендә вафат булган Наталья Небованы соңгы юлга озатканнар. Ул коронавирустан соң өзлегүләрдән 31 июльдә вафат булган. Аны әтисе янына Макарьев зиратына җирлиләр. Бу турыда «В городе Кирове» порталы хәбәр итте.

Озак вакыт биредәге радиостанцияләрнең берсендә диджей булып эшләгән Натальяны ачык, мәрхәмәтле һәм тормышны ярата торган кеше буларак искә алалар. Күпләр аны эфирга чыккач әйтә торган «С вами радость ваша, Небова Наташа» сүзләре буенча истә калдырган.

Аның белән хушлашырга туганнары, якыннары, хезмәттәшләре, бергә укыган иптәшләре һәм укучылары килгән. Мәрхүмәне ябык табутта җирләгәннәр. Табут санаулы минут эчендә чәчәкләргә күмелде, диелә бу хәбәрдә.

Соңгы вакытта Наталья зур төзелеш компаниясендә маркетолог булып эшләгән. Ул коронавирус белән авырый һәм инде терелә башлый. Ләкин тромб аркасында кисәк кенә үлеп китә, диелә хәбәрдә.

Интертат

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев