Логотип Идель
Эксклюзив

Ялган белешмә өчен - алты айга кулга алыну

Мондый гамәле өчен бу кешегә алты айга кадәр кулга алыну яный.

Татарстанда изоляция вакытында өйдән чыгарга рөхсәт биргән эш урыныннан ялган белешмәләр ясау фактлары буенча ун җинаять эше кузгатылган.

Яр Чаллыда яшәүче 34 яшьлек ир-ат гамәлдә булмаган фирма реквизитларын кулланып, мөһер ясаган. Чаллы, Түбән Кама, Алабугада йөрергә рөхсәт биргән ялган белешмә әзерләгән.

Мондый гамәле өчен бу кешегә алты айга кадәр кулга алыну яный.

Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

tatar-inform.tatar

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев