Логотип Идель
Эксклюзив

Ялкаулар өчен "Наполеон" рецепты!

Бу рецептны үзеңдә сакла һәм дусларыңа җибәр!

Ялкау "Наполеон"

Бу рецептны һәм фотосын "Ашларыгыз тәмле булсын" ВКонтакте төркеменнән алдык.

Кирәк була:

Катламлы камыр (кибетнеке, чүпрәле булса да, чүпрәсез булса да ярый), үзегез яраткан балык консервасы,ике пешкән кишер, сарымсак, ике-өч пешкән йомырка, сыр (творожный), йә булмаса майонез.

Эш барышы.

Әзер кибет катламлы камырын бик юка итми генә җәеп, духовкада пешереп алабыз. Ул күтәрелергә тиеш. Суытабыз.

Консервланган балыкны чәнечке белән изәбез. Әгәр горбуша консервасы икән,суын түгеп бетермибез. Коры була. Беренче пешкән җәем өстенә башта сыр, йә булмаса майонез сылыйбыз. Изелгән балыкны тигезләп салып чыгабыз.Майонез сылыйбыз.

Өстенә икенче җәем пешкән камырны куябыз. Майонез, кишер + сарымсакны тигезләп җәябез. Майонез сыларга онытмыйбыз.

Иң өске катламга пешкән йомырканы кыргыч аша уып, тигезләп салып чыгабыз.

Үзебез теләгәнчә бизәп, кисеп, өстәлгә куябыз.

Тәмле булсын!

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев