Логотип Идель
Эксклюзив

ЯМАН ШЕШКӘ КАРШЫ - ҖИЛӘК?!

Бу җиләк биеклеге 30 метрга кадәр җиткән пальма агачларында үсә. Исеме агач атамасыннан килә – Асайзейро. Җимешләре себерке кадәр зур тәлгәшләрдә үсә.

Галимнәр  сәламәт туклану кагыйдәләрен һәм яшәү рәвешен үтәгәндә еш кына яман шеш барлыкка килүне кисәтеп булырга мөмкин дигән фикердә.

Бүгенге көндә яман шештән бер дару уйлап тапмасалар да, табиблар тәүге чиратта көндәлек рационга зур игътибар бүләргә чакыра. Мәсәлән, асая җиләге үпкәләрдәге яман шеш күзәнәкләрен 80 процентка кадәр үтерергә сәләтле.

Бу үсемлекнең файдалы үзлекләре элек-электән билгеле булуга карамастан, соңгы еллардагы тикшеренүләрдән соң ул аеруча “танылу” алды.  Асая җиләге составындагы А витамины, кальций, натрий, аксым һәм клетчатка  исәбенә сәламәтлеккә уңай тәэсир итә. Башка җиләк-җимеш белән чагыштырганда аның составында шикәр микъдаре да аз.

Асаядагы антиоксидантлар күзәнәкләрдәге ялкынсынуны яхшы баса, нәтиҗәдә рак барлыкка килми. Аеруча лейкоз авыруында бу җиләк нәтиҗәле “эшли” икән. Моннан тыш, асая җиләкләре ябыгу чараларында, кандагы шикәр һәм холестерин дәрәҗәләрен төшерүдә, баш мие эшчәнлеген яхшырту максатында  да кулланыла.

Бу җиләк биеклеге 30 метрга кадәр җиткән пальма агачларында үсә. Исеме агач атамасыннан килә – Асайзейро. Җимешләре себерке кадәр зур тәлгәшләрдә үсә.

чыганак

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев