-
"Кыямовлар кыздыра": Бүгенге татар журналистына иҗадилык җитми! "Идел-online" ютуб-каналында "Кыямовлар кыздыра" тапшыруының чираттагы чыгарылышы!
-
Әлмәттә “Индустрия скверы” ачыла Монда “Карамай барлыкка килү теорияләре” муралы, “Кояш факелы” медиаобъекты, “Нокта” исемле лазерлы инсталляция белән дә танышырга мөмкин.
-
Яңа 100 сумлык купюралар тәкъдим ителде Иске йөзлекләр 10 ел дәвамында яңалары белән бергә әйләнештә булачак.
-
Оймяконнан Мәскәүгә кадәр... атта! Җайдак сәяхәтче былтыр март башында Оймяконнан чыгып китеп, якынча 9 мең ярым километр юл узган.
-
КФУның «Татар теле, әдәбияты һәм рус теле» дигән яңа программасына 25 бюджет урыны бирелгән 20 июньдә югары уку йортларына беренче курска укырга керү өчен документлар кабул итү кампаниясе башланып китте.
-
"Яңа дулкын" ютуб-каналында Илдар Кыямов башкаруында "Янбикә" җыры "Яңа дулкын" ютуб-каналында яңа җыр урнаштырылды. "Янбикә" җырын телевидение алып баручысы, нәфис сүз остасы Илдар Кыямов башкара.
-
Ренат Әюпов "Йосыф" кыйссасы турында: "Бер-береңне ишетү өчен бераз тынлык кирәк" Кариев театры сәхнәсендә “Йосыф” кыйссасы тәкъдим ителәчәк. Шул рәвешле Яшь тамашачылар театры татар халкының яраткан китабына яңача караш ташларга чакыра.
-
«UenFest» җиңүчеләре “СОЧИ ПАРК”ка юллама отты! Бүген Казан Кирмәне балаларның тавышыннан гөрләп торды. Биредә алар өчен төрле уеннар, чаралар оештырылды.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Янына табиб килмәгән, пациентның гомере өзелгән
"Мин барганда гәүдәсе бәдрәф янында ята иде. Ул көчле авыртуларга түзә алмыйча гел кычкырган. Ә табиблар дәвалар урынга, аны юләргә санап, башка пациентларга комачауламасын өчен, палатадан коридорга чыгарганнар".
Екатеринбург шәһәренең бер дәваханәсендә пациент бәдрәф янында берничә сәгать кычкырып яткан. Өстәвенә, янына бер табиб та килмәгән, хатын шунда үлгән.
Мәрхүм булган 30 яшьлек Надежда Богданова 7 март көнне үзен начар хис итә башлый. Эче авыртуына зарлана. Ашыгыч ярдәм чакыргач, панкреатит дип, аны шәһәр дәваханәсенә алып китәләр. Беренче көнне терапия бүлегенә салалар, ике төн кунгач, ире Антон Надежданың үлгән хәбәрен ала:
"Мин барганда гәүдәсе бәдрәф янында ята иде. Ул көчле авыртуларга түзә алмыйча гел кычкырган. Ә табиблар дәвалар урынга, аны юләргә санап, башка пациентларга комачауламасын өчен, палатадан коридорга чыгарганнар. Үлгәннән соң, башының бер ягы нык күгәргән икәнен күрдем, палатада ятканда койкасыннан егылып төшеп бәрелгән. Кычкырганы өчен аны акылга зәгыйфь дип уйлаганнар һәм көчле йокы даруы кадап йоклатканнар", - дигән ир.
Антон хатынын реанимациягә салган булсалар, исән калган булыр иде дип уйлый. Хәзер бу хәл белән прокуратура шөгыльләнә, алар вакыйганың барлык нечкәлекләрен беләчәк.
kp.ru
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз