Логотип Идель
Эксклюзив

Яшә!

10 март көнне Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында “Яшә!” спектакленең премьерасы булып узды. Спектакль “Калеб” яңа буын җыены кысаларында, Виктор Франклның “Яшәүгә “Әйе!” дию” китабы буенча әзерләнә.


10 март көнне Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында “Яшә!” спектакленең премьерасы булып узды. Спектакль “Калеб” яңа буын җыены кысаларында, Виктор Франклның “Яшәүгә “Әйе!” дию” китабы буенча әзерләнә.

Виктор Франкл – австрияле психолог, психиатр, фәлсәфәче һәм невролог, нацист концентрацион лагеренең элеккеге тоткыны. Әсәр автобиографик.
Зал 60 кешелек кенә һәм сәхнәнең үзендә урнашкан. Рәт-рәт тезелеп киткән эскәмияләр өстендә тимерчыбыклар сузылган. Шомландыра. Алда – күккә (яки тәмугъка) китә торган вертикаль рельслар. Мин әсәрне шушы “рельслардагы” үлгән җаннарның өскә яки аска төшүе итеп кабул иттем. Пьеса ахырындагы сүзләр дә моңа дәлил: соңыннан син үз Аллаң каршына барасың. Аңа барганчы ничек яшәвеңнән “җан поезды” үз ягына кузгалып китә дә инде.
Сәхнә бизәлеше сине тулысынча спектакльгә алып керә. Син инде үзең - әсәрдәге тоткын да, тиф белән авыраучы да. Өстәге прожекторларның нәкъ сиңа төбәлүеннән тән чымырдап куя. Әлеге урында рәссам Софья Карчевская кул чабасы. Бу аның беренче масштаблы эше. Режиссер Гөлназ Минкина белән композитор Байару Такшинаның да “Яшә!” спектакле – дебюты иде. Әйтергә кирәк, шактый уңышлы дебюты.


Концлагерьның өч этабы да билгеләнеп бара: 
1. Лагерьга килү.
2. Шундагы тормыш.
3. Иреккә чыкканнан соң.
Шәхеснең рухи көче турында спектакль барышында кат-кат әйтелә. Тәне нык булганнар түгел, ә рухлары сынмас булганнар узып чыга ала бу сынауны. Максаты, герой үзе әйткәнчә, “мәгънәсе” булган кешеләр генә исән кала. Аның төп яшәү мәгънәсе – хатыны һәм тәмамланмаган фәнни эше.


Төп геройны Насыйбуллин Фернат башкара. Аның иптәшләре (Гатауллин Булат, Гыйбадуллин Илфат, Хәкимҗанов Дилүс, Садыйков Нияз) лагерь сынауларын уза алмый. Монда режиссер уңышлы деталь кулланган: һәлак булган кешеләрнең аяк киемнәре генә кала. Минемчә, бу зур сугыш сынавын узганнарның тарихта эзсез калмавын белдерәдер. Төп геройга хатыны (Галимуллина Гөлназ) да көч бирә. Аларның бер-берсен кабатлаган диалоглары, чүкеч тавышына биюләре сугышның парларны аера торган ачысын күңелгә үтә торган итеп тасвирлый. Иң начар герой ролен башкаручы Хәбибуллин Илназга аерым хөрмәт. Фашист булып уйнау, тоткыннарны җәфалау моментларын күрсәтү өчен рухи ныклык та, осталык та кирәк бит. Скрипкалы фәрештә ролендәге Чирков Дмитрий ышаныч образында иде. Күмәк сәхнәләрдә Казан театр көллиятенең беренче курс студентлары катнашты.


Виктор Франкл – табиб. Ул лагерьда вакытта тиф белән авыраучыларны да дәвалый. Монда, алдарак әйткәнемчә, андый авырулар ролен тамашачы башкарды. Прожекторлар һәм табиб күзләре безгә карый иде. Шунда син доктор кесәсендәге кулдагы бармаклар белән генә дә санап чыгарлык дару төймәләренә өмет итеп утырганыңны аңлыйсың. Табиб аны үлемне җиңә алырлык кешеләргә генә бирәчәк…
Викторның башында сызланган уен коралының ахыргы өзеге спектакль башындагы поезд образы белән туры килеп әсәрне каймалап ала. Виктор үзенең тәмугъ әйләнәсен узды.
Сугыш темасына багышланган әсәрләрне, фильм, спектакль, шигырь, рәсем һәм җырларны санап бетереп булмый торгандыр. Чөнки ул бөтен халыкка кагыла. Без, яшьләргә, моны күрергә язмасын иде. Безнең рухи ныклык әби-бабайларыбызныкыннан күпкә хәлсезрәк кебек тоела миңа. Быел Бөек Җиңүнең 75 еллыгын искә алабыз. Бу урында “бәйрәм итәбез” дигән сүзне кулланасы килми. Аеруча сугыш ачысының бер нәни генә булса да кыйпылчыгын күрсәткән спектакльдән соң. Без яшәргә, матур һәм мәгънәле яшәргә тиеш. Әби-бабаларыбыз хакына да. Шуңа күрә, яшә, дустым, яшә!

Автор фотолары.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: Кариев театры калеб "Яшә!" спектакле

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев