Логотип Идель
Эксклюзив

ЯШЬ ГЕРОЙЛАРГА - ЯЛ ЛАГЕРЫНА ЮЛЛАМА

Яшь геройларга «Сосновый бор» ял лагерына юллама бүләк иттеләр.

Балаларны батудан коткарган мәктәп укучылары - Әлмәттән Руфина Уренцова һәм Лаеш районыннан Евгений Савельевка «Сосновый бор» ял лагерына юллама бүләк иттеләр. Алар анда 10 августта барачак. Бу хакта ТР Яшьләр эшләре министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте. 


ooo-sanatoriy.ru/sosnoviy_bor

«Ике яшь геройны «Сосновый бор» ял лагерына юллама белән бүләкләделәр. Алар анда 10 августта китәчәк Әлмәттән ун яшьлек укучы кыз Руфинә Уренцова ял вакытында шәһәр пляжларының берсендә батып баручы баланы коткарган. Ә Лаеш районының Урта Девятово мәктәбе укучысы Евгений Савельев җирле чишмә янында өч яшьлек баланы батудан коткарып калган»,-дип сөйләделәр матбугат хезмәтендә.

Моннан тыш, авыр тормыш хәлендә булган өч йөздән артык бала җәйге чорда республика бюджеты хисабына лагерьда ял иткән. Бюджет юлламалары белән шулай ук коронавирус авыруларын дәвалауда эшләүче медицина хезмәткәрләренең балаларын да тәэмин итәчәкләр.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев