Логотип Идель
Эксклюзив

ЯШЬЛӘР КӨНЕНДӘ ВЕЛОКВЕСТ УЗАЧАК

Шул уңайдан Казанда шәһәрнең төп истәлекле урыннары буенча велоквест узачак. Онлайн форматта өстәл хоккеен яратучылар арасында ярышлар һәм мастер-класслар да булачак.

 27 июнь - Бөтенроссия яшьләр көне.

   Шул уңайдан Казанда шәһәрнең төп истәлекле урыннары буенча велоквест узачак. Онлайн форматта өстәл хоккеен яратучылар арасында ярышлар һәм мастер-класслар да булачак.

    Велоквест вакытында 2-4 кешедән торган командалар логикага, игътибарлылыкка һәм киңлектә ориентлаша белүгә исәпләнгән биремнәрне үтәячәк. Квест турында тулырак  сайтта язылган. Анда катнашуның төп шарты - юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү, шлем булу, шулай ук социаль дистанцияне үтәү.

   Шулай ук 27-нче июньдә «Җәлил» яшьләр-яшүсмерләр үзәге каршындагы мәйданчыкта (2 нче Газ ур., 5-нче номерлы йорт) өстәл хоккее буенча чемпионат узачак. Анда 20 яшь спортчы катнаша алачак, алар ике сәгать дәвамында Яшьләр эшләре комитеты кубогы өчен көрәшәчәк.

 kzn.ru

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев