Логотип Идель
Эксклюзив

ЯШЬЛӘР ПАРЛАМЕНТЫНА ГАРИЗА БИР

Казанлылар шәһәрнең Яшьләр парламентына гариза бирә ала.

Казанлылар шәһәрнең Яшьләр парламентына гариза бирә ала, дип яза kzn.ru. Гаризалар 17-нче августка кадәр кабул ителә.

1-7 сентябрьдә "Ачык Татарстан" порталында барлык муниципаль берәмлекләрнең Яшьләр парламентына кандидатлар өчен тавыш бирүе узачак.

Моннан тыш, августтан сентябрьгә кадәр бөтен Татарстан буйлап киләсе сайлауларда депутатлыкка яшь кандидатларга ярдәм итү өчен "Яшьләр вакыты" яшьләр автобус туры һәм "Татарстанның яшьләр командасы" программасы оештырылачак. Әлеге чаралар кысаларында алар яшьләр сәясәтен үстерү буенча идеяләр һәм проектлар турында фикер алышачак.

фото: pixabay.com

Яшьләргә сайлауларда катнашу өчен сайтта гариза калдырырга кирәк. Анда тулы гаризаны, шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалыкны, анкетаны, фотографияне һәм Татарстанның яшьләр командасы әгъзасы сыйфатында эшләр планын беркетергә кирәк. Акция 11-нче сентябрьдә узачак.

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев