Логотип Идель
Эксклюзив

«Яз гүзәле-2022» җиңүчесе билгеле

Кичә XIII «Яз гүзәле-2022» вузара үткәрелүче матурлык һәм талант бәйгесе финалы узды.

Кичә XIII «Яз гүзәле-2022» вузара үткәрелүче матурлык һәм талант бәйгесе финалы узды. Ул «Мәскәү» мәдәният үзәгендә булды. Финалга сигез уку йортыннан ун кыз чыккан иде. Җиңүчене төрле министрлык вәкилләре, блогерлар, театр актерлары, яшьләр һәм хатын-кыз оешмалары җитәкчеләре, бәйге партнерлары, энергетика университеты хезмәткәрләре билгеләде.

Конкурсның төп максаты – яшьләрдә татар мәдәниятенә, аның гореф-гадәтләренә карата мәхәббәт тәрбияләү, яшь буын арасында татар телен саклау һәм үстерү.

Финалист кызларга чәчәк бәйләмнәре һәм партнерлардан бүләкләр тапшырылды. Гүзәл затлар бу финалга барып җитәр өчен бик озын һәм кызыклы юл үттеләр - төрле конкурс этаплары, кызыклы мастер-класслар, очрашулар һәм экскурсияләр.

Казан Дәүләт энергетика университеты студенты Айгөл Сабирҗанова "Яз гүзәле" матурлык һәм талант бәйгесендә җиңүче булды.


 

"Җиңүгә юл җиңел түгел иде. Юлымда бик күп авырлыклар булды. Өч атна дәвамында әти-әнием, әби-бабам, туганнарым терәк булды. Бу - безнең уртак җиңү. Мин үземнең туганнарым белән горурланам", - диде җиңүче.


"Халык мәхәббәте" номинациясендә җиңүче "Интертат" электрон газетасы сайтында тавыш бирү юлы белән билгеләнде. Иң күп тавышны Казан кооператив институты студенты Зөһрә Әһлиуллина җыйды.
Номинацияләрдә җиңүчеләр:
"Иң оста пешерүче" - Язгөл Миңнуллина 
"Иң кыю кыз" - Зөһрә Әһлиуллина 
"Иң зыялы кыз" - Айгөл Сабирҗанова
"Иң иҗади кыз" –Ильвина Салихҗанова
"Иң җитез кыз" - Алсу Хәбибуллина
"Иң сөйкемле кыз" - Алинә Шәмшетдинова
"Иң акыллы кыз" - Чулпан Корбанова
"Иң зирәк кыз" - Ләйсән Хәсәнҗанова
"Иң ягымлы кыз" - Илзия Нәҗипова 
"Иң чибәр кыз" - Алинә Әхмәтҗанова

Фотолар: "Яз гүзәле" вконтакте төркеме

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев