Логотип Идель
Эксклюзив

Язучы Мәхмүт Галәү Төркия журналында

Язмыш җилләре кеше баласын кайда гына илтеп ташламый. “Дөньяда татарсыз җир юк” диләр, чыннап да татарлар җир шарының һәр тарафына сибелгән. Бер кеше дә үз теләге белән ватанын ташлап китми. Татарлар сәяси, икътисади золымнан качып чит илләргә киткәннәр.

Язмыш җилләре кеше баласын кайда гына илтеп ташламый. “Дөньяда татарсыз җир юк” диләр, чыннап да татарлар җир шарының һәр тарафына сибелгән. Бер кеше дә үз теләге белән ватанын ташлап китми. Татарлар сәяси, икътисади золымнан качып чит илләргә киткәннәр.

Ватаннан аерылу, ватансыз калу, чит-ят җирдә яңа тормыш корып җибәрү җиңел булмагандыр аларга. XIXнчы гасыр ахырында татарлар бердәнбер мөстәкыйль, бәйсез төрки дәүләт булган Төркиягә күчеп китә. Османлы империясенә килгән мөһаҗирләр Искешәхәрнең Османия һәм Кютахияның Ташкүпере авылларына нигез салганнар. Мәхмүт Галәү мөһаҗир татарларның Төркиягә күчеп килүе турында “Мөһаҗирләр” исемле тарихи роман язган.  

XX йөздәге татар реалистик прозасының күренекле вәкиле, татар әдәбиятында тарихи роман жанрына нигез салучыларның берсе, драматург, журналист, публицист, тәрҗемәче, Сталин дәвере корбаны Мәхмүт Галәү (Мәхмүт Галәветдин улы Мәрҗани) 1886 елның сентябрь аенда Казан губернасы Арча өязе Ташкичү авылында хәлфә гаиләсендә дөньяга килә. Олы әдипнең 135 еллык юбилее уңаенан “Төрки дөнья тикшеренүләр фонды” тарафыннан һәр ай Истанбулда чыгып килгән “Төрки дөнья тарих һәм мәдәният” журналының июнь санында “Идел-Урал зыялылары” рубриласырда “Тууының 135нче елында язучы,  журналист һәм тәрҗемәче Мәхмүт Галәү (1886-1938)” исемле макәлам басылып чыкты. Галәү Төркия өчен һәм якын, һәм ерак булган бер язучы. Ул татар мөһаҗирләре турында роман язып калдырганлыгы өчен Төркия татарлары тарафыннан беленсә дә киң җәмәгатьчелек язучыны танымый. Кызганычка каршы аның бу романы бүгенге көнгә кадәр төрек теленә тәрҗемә ителмәгән. Бу язмам Мәхмүт Галәүне һәм “Мөһаҗирләр” романын таныту өчен бер форсат булыр, укучылар бу роман аша татар тарихының бер өлеше булган Төркиягә күчүнең сәбәпләрен өйрәнерләр дигән өмет белән яздым.

“Тууының 135нче елында язучы, журналист һәм тәрҗемәче Мәхмүт Галәү (1886-1938)” исемле макәламдә язучының катлаулы тормыш юлы һәм күпкырлы иҗаты белән таныштырып үттем.

Аның вакыт сынавын үтеп бүгенге көнгә хәтле килгән егерменче йөз татар әдәбиятының зур казанышы булган  “Мөһаҗирләр” романы турында киң мәгълүмат бирдем. Әсәрдә белем алу өчен Төркиягә килгән  татар егете Сөләйман әтисенә язган хатында Османлы империясенең ул вакыттагы хәленең яхшы булмаганлыгы турыда әйтсә дә хатын болай дип бетергән:

“Шуңа да карамастан мин үземнең монда килүем өчен үкенмим. Төркия никадәр чирканыч хәлдә булса да, ул безнең үзебезнекедер. Хәлифәтнең сәяси зәгыйфьлеге һәм солтанатның чит илләргә икътисади буйсынганлыгы никадәр генә көчле булмасын, шулай да ул мөстәкыйль мәмләкәт буларак яшидер.”

Төркиянең хәле ничек начар булуга карамастан татарлар бер тамырдан булган тел һәм дин кардәшләренең янына китүгә ашыккан. Параход Истанбулга килеп җиткәндә мөһаҗирләрнең эчен шатлык биләп ала:

“Тормышта соңгы өметне, соңгы ышанычны гәүдәләндерүче бәхет иле, сагынып көтеп алынган җир – менә ул, күз алдында! Диңгез ярына җәелеп утырган мәһабәт Истанбул аларның һәммәсенә дә ягымлы һәм кунакчыл булып күренде. Әйтерсең лә ул, колачын җәеп, аларны үзенә чакырып тора, аларга ярдәм һәм тыныч тормыш вәгъдә итә иде".

Шулай итеп Төркиягә килгән татар мөһаҗирләр монда төпләнеп калганнар, хәзер инде 5нче буын үсеп килә. Ә аларның бабайларының күчеп килүе исә Мәхмүт Галәүнең “Мөһаҗирләр” романында мәңгеләштерелгән. Киләчәктә Галәүнең “Мөһаҗирләр” романы төрекчәгә тәрҗемә ителер дигән өмет белән калам.  

Роза Корбан 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев