Җәйге фотолар өчен Казанның иң шәп урыннары
Хәзер иң кечкенә сәяхәт тә фотога төшми узмый: фотосурәтләрне якыннарың һәм дусларың белән уртаклашу, социаль челтәрләрдә лайклар җыю – болар барысы да бүгенге вәзгыятьнең аерылгысыз өлеше.
Хәзер иң кечкенә сәяхәт тә фотога төшми узмый: фотосурәтләрне якыннарың һәм дусларың белән уртаклашу, социаль челтәрләрдә лайклар җыю – болар барысы да бүгенге вәзгыятьнең аерылгысыз өлеше. Сәяхәт итәр алдыннан фотоаппарат яки смартфон камерасы белән коралланыгыз һәм әлеге матур урыннарда истәлеккә җәйге фотолар ясагыз. Без Казанның фотога төшү өчен иң уңышлы урыннарын билгеләдек.
Иске татар бистәсе
Биредә агачтан эшләнгән бизәкле йөзлекләр һәм татар буралары фонында матур фотосурәтләр ясарга, ә 12 борынгы искиткеч гүзәл мәчет янында берничә портрет фоторәсеме ясарга мөмкин.
Бөкре күпер
Әгәр дә сезнең постапокалипсис рухындагы гадәти булмаган фотосурәтләр төшерәсегез килсә, сезгә тәгаен монда килергә кирәк. Хәзер күпер янына күп кеше килми, әмма бу мәһабәт корылма, тирә-якта хөкем сөргән тынлык һәм кайдадыр еракта күренеп торган завод торбалары үзләрен фотога төшерергә чакырып торалар сыман. Тимер юлга таба бераз алга үтсәгез, шәһәр панорамасын да сурәтли алырсыз.
Кремль яр буендагы аллея
Казансу ярындагы аллеяда йөргәндә үзеңне Башкаладан читтә кебек хис итәсең. Һәм анда төшерелгән фотолар да чит илдә ясалган фотоларны хәтерләтә. Монда агачлар өскә таба киңәяләр һәм пальмага охшап калалар. Бу урын Кремль яр буенда, цирк бинасы каршында урнашкан. Биредә фотосурәт ясаганда, агачлардан төшкән күләгәгә игътибар бирергә һәм зур булмаган почмак ясап басып төшерергә кирәк. Болай эшләгәндә кирәкмәгән детальләр кермәячәк. Бу урынның үзенчәлеге шунда ки, ул үзендә спорт рухын да, мәхәббәт романтикасын да берләштерә.
Ленин бакчасы
Черек күлдән бераз гына ераграк, КФУ бинасы янында пөхтә генә Ленин бакчасы урнашкан. Җәенке юкәләр һәм имәннәр, фонтан тирәли сузылган тар аллеялар һәм эскәмияләр – болар барысы да гаҗәеп романтик кәеф тудыра. Әвәләп ясалган амурлар белән бизәлгән фонтан – Казандагы инкыйлабка кадәр ясалган фонтаннарның иң борынгысы. Җәй көне яшеллек һәм кояш нурларында уйнаган су портретлар өчен гаҗәеп тукыма тудыра, яз көне бакча алмагач һәм сирень чәчәкләренә күмелә, ә кыш һәм көз көне ярымбуш аллеялар аеруча матур күренә.
«Урам» экстрим паркында спорт зонасы
Спорт һәм гаилә фотосессияләре өчен «Урам» Яшьләр экстрим-паркы идеаль локация. Яшел җирлек һәм төрле күнегүләр ясап төшү өчен куелган җиһазлар динамик кадрлар ясарга мөмкинлек бирәчәк.
Горький исемендәге парк
Горький паркы табигать сөючеләр өчен кызыклы булыр. Сез монда озын аллеяләрне, биек агачлар арасыннан төшү һәм менү сукмакларын, кешедән курыкмый торган, кулга ияләшкән тиеннәрне, «җырлый торган» фонтаннарны очратырсыз. Тагы паркта әкияти фоторәсемнәр ясарга була. Биек агачлар арасында кояш төшеп торган урынга басу гына да фотосурәткә тылсым өстәячәк. Паркның икенче ноктасы – иркен алан – фотопикник өчен менә дигән урын. Ләкин матур фотолар ясыйсыгыз килә икән, паркка иртән иртүк, беркем югында килү хәерле.
«Bazzar» төнге бар
Төнге тормышка чумып, неон утларында ясалган зәвыклы фоторәсемнәр иясе буласың килсә, монда кил. Бар хуҗалары тарафыннан уйлап табылган уникаль дизайн неон алтакталар, яктылык диодлары, формалар һәм текстуралар кушылмасы, шулай ук детальләр: келәмле ап-ак ванна, рәт-рәт итеп тезелгән берничә ретро-телевизор беркемне дә битараф калдырмас.
Миллениум күпере астындагы мәйданчык
Көндәлек, җиңел фотосурәтләр ясау өчен Миллениум күпере астындагы мәйданчыкка бару җитә. Соры тоннар һәм график белән бизәлгән диварлар – үзенә җәлеп итеп торган фотолар өчен менә дигән вариант. Фотосурәтләр ясау өчен иң уңышлы вакыт – кояш баеган чак яки кичке фонарлар янгач.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев