Логотип Идель
Эксклюзив

ЙОКЛАР АЛДЫННАН НИШЛӘМӘСКӘ?

Сомнологлар йоклар алдыннан эшләргә ярамаган әйберләрне санап чыкты.

Сомнологлар йоклар алдыннан эшләргә ярамаган әйберләрне санап чыкты. Бу хакта Huffington Post-ка сылтама белән РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Белгечләр йоклар алдыннан яңалыклар карамаска киңәш итә, чөнки алар кешедә борчу тудырырга мөмкин һәм йокыга салмак кына күчәргә ирек бирмәячәк. Алар шулай ук киеренке сөйләшүләрдән качарга киңәш иттеләр. Галимнәрнең тикшеренүләре мондый әңгәмәләрдән тискәре хисләрне төнлә җиңеп чыгуы кыен булуын күрсәтте.

Табиблар урын өстендә ятып эшләргә киңәш итми, чөнки «карават баш миендә йокы белән генә ассоциацияләнергә тиеш». Сомнологлар шулай ук физик күнегүләр ясамаска киңәш итте. Күпләр шул рәвешле тизрәк йоклап китәр өчен үзләрен талдыра, әмма мондый төнге зарядканың нәтиҗәсе киресен бирә, дип саный белгечләр.

Шулай ук кофеинлы стимуллаштыручы эчемлекләр һәм алкоголь дә кулланырга киңәш ителми, алар йокы архитектурасы бозуга китерә.

Экспертлар телефоннарны төнлә кулланырга киңәш итми һәм утны кабызып калдырмаска куша, чөнки ут баш миенә хәзер торырга вакыт җитте дигән сигнал бирә. Янып торган ут баш миендә мелатонин барлыкка китерү процессын да тоткарлый. Әлеге гормон йоклап китәргә булыша да инде.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев