Логотип Идель
Эксклюзив

Йолдызлар да карантинда

Карантин вакытында татар эстрадасы йолдызларының Инстаграм аккаунтларын күзәтеп чыктык әле. Кызык-кызык постлар куя үзләре...

Карантин вакытында татар эстрадасы йолдызларының Инстаграм аккаунтларын күзәтеп чыктык әле. Кызык-кызык постлар куя үзләре...

Илсөя Бәдретдинова:


Исән-саудыр бит? Кәеф әллә нинди генә шунда… Язы да “шёл, шёл да не пришёл”. Суытты. Концертларым да сагындыра. Телевизорны ачарга куркыныч: коронавирус та зур абыйлар уены… “Ни шулай эшлисең соң,ә?”- дип “бәхет” теләдем дә, сүндереп куйдым. Карабодаем да бетте, бәдрәф кәгазем дә. Кибеттән алырга уңайсызланам. “Илсөя дә ычкынган”, - диярләр...

Ләйсән Гыймаева да үзенең аккаунтында кызыклы фото белән уртаклаша:

- Аэропорт буш, кеше аз, без, ике җүләр, маскадан.

Гөлназ Асаева исә соңгы хәлләрдән бик уйга батып калган:

- Дуслар, кызык та, кызганыч та замана килеп җитте... Мин инде үзем тулаем иҗат кешесе буларак, аптырашта калдым, чөнки минем белемем дә музыкаль, бүтән өлкәдә эшли алмыйм, ә ашыйсы килә. Бүгенге көндә барлык концертлар да кичектерелде, димәк, финанс ягы да кимеде. Күп иптәшләрем бу өлкәдә эшләгәннәрен белгәч, мин дә ныклы адым белән эшләргә булдым, чөнки мине үз-үземнән башка эт тә ашатмый, бу - факт. Кемнәргә тагын бу замана чире тиде? Нишлибез?

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: карантин, эпидемия, коронавирус

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев