Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    Яңалык/Эксклюзив

    ЙОЛДЫЗНАМӘ (19-24 гыйнвар)

    Узган ел башлаган эшләрегезне уңышлы тәмамлаячаксыз. Бу атнада игътибарны гаиләгә юнәлтү яхшырак. Вакытыгызны үзегезгә һәм балаларыгызга багышларга тырышыгыз. Барчагызга да уңышлы эш атналары! 

    Кучкар (21.03–20.04) Зарыгып көтелгән керем, кызганычка, әлегә күренми. Шуңа берникадәр вакыт дәвамында булганы белән генә канәгатьләнергә туры киләчәк. Атна урталарында шәхси тормышыгызга кагылышлы яхшы хәбәр ишетәчәксез. Бу күңелегездә якты өметләр уятачак.

    Үгезбозау (21.04–20.05) Йолдызлар ачуны эчкә җыймаска киңәш итә. Бу атна сезнең өчен әйбәт вакыйгаларга бик бай. Танышларыгыз күңелегезне борчып килгән мәсьәләне хәл итү юлларын күрсәтер. Бу исә үзегезне бик нык сөендереп, шәп кенә планнар коруга китерер.

    Игезәкләр (21.05–21.06) Хезмәт урынындагы киеренкелек шәхси тормышыгызга берникадәр кырын сугарга мөмкин. Шуңа күрә өйдәгеләргә бөтенләй дә игътибарсыз калу ярамас. Сәламәтлекне кайгыртып алу кирәк булыр: салкын тидерү ише юк-бар чирләрнең кагылып үтү ихтималы зур. Атна ахырында җитәкчегезнең бер эшлекле тәкъдиме күңелегезне күтәреп җибәрер.

    Кысла (22.06–22.07) Ниһаять, тынычланып, рәхәтләнеп калачаксыз. Авыр гына проблемаларыгыз чигенәчәк, якыннарыгыз белән менә дигән мөнәсәбәтләр урнашачак. Атна уртасында эшегездә килеп чыккан кызык кына бер хәл күпләрдән акыллырак, зиһенлерәк булуыгызны күрсәтәчәк. Бу исә кайберәүләрнең җен ачуын чыгарачак.

    Арыслан (23.07–23.08) Эчке сиземләвегезгә колак салыгыз әле. Тирәгездәгеләр арасыннан кемгә ышанырга, ә кемгә ышанмаска икәнен алдашмыйча әйтеп бирәчәк ул. Бераз гына акча кытлыгы килеп чыгарга мөмкин (Яңа елның озын ялларыннан соң кесәнең бушабрак калуы гаҗәп түгел.) Әмма артыгын борчыласы юк: хезмәт хакының әйбәт кенә күләмгә артуы көтелә.

    Реклама

    Кыз (24.08–22.09) Үзтәнкыйть теләге көчәер. Берара, абау, бернигә сәләтсез икән мин, дигән уй баш миегезне каезлапмы-каезлар. Килде-китте уйлардан котылу өчен берәр яңа эш башлап җибәрегез әле: үз көчегезгә ышаныч шундук кире әйләнеп кайтачак! Кемнәрдер булдыклылыгыгыздан хәтта көнләшеп тә куячак!

    Үлчәү (23.09–23.10) Тирәгездәгеләрнең явызларча һөҗүменә әзер торыгыз. Хәер, бу «сугыш»та җиңеп чыгуыгызга тамчы да шик юк. Беләге юан берне егар, белеме булган  меңне егар! Ә бу гыйбарә хәзер сезгә туп-туры килеп тора! Атна ахырында ялгызлар болайрак уйлап куярга мөмкин: «Карьера баскычыннан югарыга үрмәләү, һичшиксез, әйбәт. Тик пар канатың юк икән, бу җиңүләр, акча һәм байлык нигә?»

    Чаян (24.10–22.11) Көч-куәтегез ташып торыр. Шуңа күрә эшләрегез җырлап барыр. Тик әлегә күчемсез милеккә бәйле алыш-бирешләрне читкә куеп тору кирәк. Хаталану, бик мөһим кайбер әйберләрне белеп бетермәү ихтималы зур. Атна ахырларына тормышыгызны җанландырып җибәрердәй менә дигән хәбәрләр ишетерсез.

    Укчы (23.11–21.12) Сезнең өчен бу атна уңышлы булачак. Якыннарыгыз сөендерәчәк, гаҗәпләндерәчәк, ә эшегездә хезмәт хакы артачак яки вазыйфагыз үзгәрәчәк. Атна урталарында юлыгызда күптәнге бер танышыгызны очратачаксыз.Сезнең дуслык янә көчәеп китәчәк.

    Кәҗәмөгез (22.12–20.01) Шып итеп туктап калып, һәй, дөрес юлдан бараммы икән мин, дип уйланып куяр вакыт. Эш алыштыру өчен дә әйбәт чор. Оттырмаячаксыз һәм ялгышмаячаксыз! Тик менә дусларыгызга карата гына игътибарлырак, саграк булу зыян итмәс. Кайберләре белән хушлашырга вакыт җитәргә мөмкин…

    Сукояр (21.01–19.02) Бик күңелле һәм хәтта язмышны да хәл итеп куярдай очрашулар көтелә. Кемнәрдер романтик хис-тойгылар әсирлегендә калачак. Рәхәтләнеп хисләнегез! Эчке сиземләвегезне тыңлагыз. Юкса кемнәрнеңдер киңәш-тәкъдимнәре туп-туры алдакчылар тозагына алып килергә мөмкин.

    Балык (20.02–20.03) Бу атна акча мәсьәләсендә уңышлар, әйбәт кенә табыш вәгъдә итә. Эштә дә  бөтенесе яхшы: коллегаларыгыз шуның кадәр аң-белемле, булдыклы булуыгыздан көнләшәчәк, җитәкчегез үзегезне мактап туя алмаячак. Өстәвенә әле шәп кенә керем китерердәй яңа шөгылегез барлыкка киләчәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • 3-НДФЛ - 1
    • ТӘРТИП
    • ИДЕЛ. ГЫЙНВАР САНЫН УКЫЙБЫЗ.
    • "Отмена ЕНВД. Что делать?"
    • ИДЕЛ, ДЕКАБРЬ. ЭЧТӘЛЕК
    • ЯЗЫЛЫРГА ӨЛГЕРЕГЕЗ!
    • ӘДӘБИ МАРАФОН. ФОТОРЕПОРТАЖ
    • БЕЛЕМ ҖӘҮҺӘРЛӘРЕ. ФОТОРЕПОРТАЖ
    • ПОЛИЦИОНЕР. ТИНЧУРИН ТЕАТРЫ
    • Кышкы язылу өчен бүләк от!