Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    Яңалык/Эксклюзив
    • Яшь осталар көч сынашты «Үзегез сайлаган һөнәргә тулысынча бирелегез. Һәрчак камиллеккә барырга, үз эшеңдә иң яхшысына әйләнергә тырышырга кирәк»
      2829
      0
      6

    "ЙӨРӘКНЕ САКЛАП" - Халыкара йөрәк көне

    Волонтер-медиклар Республика медицина профилактикасы үзәге белән берлектә халыкка инфаркт һәм инсультның нәрсә икәнен, бу авыруларны ничек танып булуын, йөрәк авыруын ничек дәваларга икәнен сөйләделәр. 

    Акцияне квест формасында, аңлау җиңелрәк булсын өчен, күрсәтмә мисаллар кулланып эшләделәр. Уен формасында волонтерлар халыкның белемнәрен тикшерделәр һәм йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары турында мөһим фактлар турында сөйләделәр. Моннан тыш, һәр теләгән кеше артериаль кан басымын үлчи һәм скандинавия йөреше белән шөгыльләнергә өйрәнә алды.

    Реклама

    Казанда квестта катнашучылар арасында блогер Татар Малай да бар иде:

    - Бервакыт мин бабамның инсульт булуы белән очраштым, тик без бу хакта белмәдек... Мондый хәлләрдә мин нәрсә дә булса ярдәм итә алыр идем икән? - дигән сорау борчыды,-дип шәрехләде блогер үзенең акциядә катнашуын.

    Акцияне оештыручылар киңәшләре буенча, үзләренә һәм туганнарына профилактик чаралар белән ярдәм итәргә була. Йөрәк проблемаларын булдырмас өчен дөрес тукланырга, яшелчә һәм җиләк-җимеш күбрәк ашарга, тоз санын киметергә, шулай ук физкультура белән даими шөгыльләнергә кирәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • "Единый налоговый платеж"
    • «ИДЕЛ»НЕҢ ИҢ МАТУР ТЫШЛЫГЫ!
    • ИДЕЛ. ЯШЬЛӘР ШУРАСЫ
    • КАЛЕБ. ЯҢА ДУЛКЫН
    • "Платим налоги - создаем будущее сегодня! "
    • Kazan digital week
    • Потребуй чек! Проверь чек!
    • Милли китап һәм көйләр
    • Журналга онлайн язылу