Җырчы Вадим Захаров уңайсыз хәлгә очраган...
Концерттан соң Нияз Сафиуллин белән юлга кузгалдык. Трассада безне полиция хезмәткәрләре туктатты. Документларны тикшергәннән соң, машиналарыннан бер абзыйны чакырып китерделәр.
Җырчы Вадим Захаров Чаллыда оештырылган концерттан Казанга кайтып барганда уңайсыз хәлгә очраган.
Инстаграмга куйган постында ул болай ди:
«Концерттан соң Нияз Сафиуллин белән юлга кузгалдык. Трассада безне полиция хезмәткәрләре туктатты. Документларны тикшергәннән соң, машиналарыннан бер абзыйны чакырып китерделәр. «Бу абзыйны алып кайтыгыз әле үзегез белән», — диләр. Утырттык. Сөйләшеп кайта башладык. Ринат исемле, чиста-пөхтә киенгән кеше. Төнлә нигә юлга чыкканын сөйләп тормыйм. «Иртән Буада буласым бар», — дип кенә әйтте безгә. Төн уртасы булгач, аны юлда калдырмаска булдык. Казанга борылып керә торган юлда машина туктатып, утыртып җибәрдек моны Буага. Бик озак көткәч, бер мәрхәмәтле кешесе туктады. Иртән торып, баланы мәктәпкә алып барырга дип машинага чыксам, күзем төште — арткы утыргычның аяк астында биш меңлек акча ята. Ринат абзый, кайтып җиткәч, миңа акча тәкъдим иткән иде. «Кирәк түгел», — дип алмадым. Миңа бирергә дип акча алган вакытта, кесәсеннән төшеп калган булса кирәк. Хәзер нәрсә уйларга да белмим. Бәлки соңгы акчасы булгандыр бу кешенең. Шушы абзыйны табасы иде, дуслар. Бәлки инстачылар арасында мине туктаткан полиция хезмәткәре бардыр? Бәлки Буада ул абыйны белүчеләр бардыр? Ә бәлки туганнарына: «Вадим Захаров белән кайттым», — дип сөйләгәндер.
Мин бу акчаны кесәмә дә алып тыга ала идем. Меңе белән чыгар, миңа килешми андый әйбер. Зинһар, табарга ярдәм итегез шул абзыйны», ди Вадим.
«Идел» журналы 16+
Галерея
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев