Логотип Идель
Эксклюзив

ZAMAN ТАТАР БЛОГИНГ МӘКТӘБЕ

Мәктәптә катнашу өчен заявканы тутыру кирәк.

9-15 декабрь көннәрендә «ZAMAN Татар блогинг мәктәбе» узачак. Оештыручылар: Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министрлыгы, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе, «Идел» яшьләр үзәге.

Чараның максаты: социаль челтәрләрдә үз блогыңны/битеңне, видео-каналыңны ясау, алып бару һәм популярлаштыру күнекмәләрен булдыру өчен уку-укыту мәйданы, аралашу өчен мохит булдыру.

Катнашучылар: татар телен һәм мәдәниятен үстерү максаты белән файдалы контент булдыру, блог алып бару белән кызыксынган 18-30 яшьтәге татар яшьләре.
Бүгенге үсеш заманында яшьләр арасында  интернет алып торган урын бик зур. Яшь буынның төп мәгълүмат алу чарасы булган социаль челтәрләрне игътибарсыз калдырып булмый. Бу уңайдан татар блогерларының үсеше өчен шартлар тудыру да мөһим.

Делегатлар өчен төрле темаларга лекцияләр, практик дәресләр, түгәрәк өстәл, очрашулар оештырыла һ.б.

Мәктәптә катнашу өчен заявканы тутыру кирәк.

Заявкага сылтама: https://forms.gle/KGJ5gmzioYFgKJ3j7
Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: блогинг, заман, Идел

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев