Логотип Идель
Эксклюзив

ZAMAN Татар блогинг мәктәбенә гаризаңны җибәр

Мәктәптә катнашу өчен 12 апрельгә кадәр гаризаны тутыру кирәк.

24-26 апрель көннәрендә «ZAMAN Татар блогинг мәктәбе» узачак.

Әлеге мәктәпне Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министрлыгы, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе, «Идел» яшьләр үзәге оештыра. Чараның максаты - социаль челтәрләрдә үз блогыңны/битеңне, видео-каналыңны ясау, алып бару һәм популярлаштыру күнекмәләрен булдыру максатыннан уку-укыту мәйданы, аралашу һәм тәҗрибә туплау өчен мохит булдыру, дип хәбәр итә «Идел» яшьләр үзәгенең матбугат хезмәте.

Блогинг мәктәбендә татар телен һәм мәдәниятен үстерү теләге белән файдалы контент булдыру һәм блог алып бару белән кызыксынган 18-30 яшьтәге татар яшьләре катнаша ала.

Программада катнашучылар өчен төрле темаларга лекцияләр, практик дәресләр, түгәрәк өстәл, танылган шәхесләр белән очрашулар, мәдәни чаралар каралган.

Мәктәптә катнашу өчен 12 апрельгә кадәр гаризаны тутыру кирәк.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев