-
СУПЕР-ФИНАЛИСТНЫ 1 МИЛЛИОН СУМ КҮЛӘМЕНДӘ ТӨП БҮЛӘК КӨТӘ «Яңа моң» Халыкара бәйгесенә гаризалар кабул итү төгәлләнгән. Бәйгегә 7 илдән барлыгы 800 гариза килгән. Алар арасыннан 50 иң яхшы кандидатны сайлап алып, Уфага чакырачаклар, дип яза «Башинформ» агентлыгы проектның җитәкчесе Элвин Грейга (Радик Юльякшин) сылтама белән.
-
ВИДЕО: Татар театрына килгән тамашачыга көтелмәгән, бәлки бераз уңайсыз сораулар Блогер Алсу Хафиз исә сәхнә артында булып кайтты.
-
АЧЫК УНИВЕРСИТЕТ ҺӘМ ТАТАР КИТАБЫ ЙОРТЫ ЛЕКТОРИЙЛАР ЦИКЛЫНА ЧАКЫРА Курслар һәм пәнҗешәмбе һәм җомга көнне 17:00да Татар китабы йортында узачак.
-
«TATAR СҮЗЕ» БӘЙГЕСЕНЕҢ I ТУРЫ ТӘМАМЛАНДЫ! Жюри әгъзалары бәйгегә тәкъдим ителгән 4000 гә якын язманың 335ен II турга сайлап алдылар. II турга узган конкурсантларның язмалары жюри тарафыннан февраль башында каралачак.
-
Моргенштерн ресторанда ничә сумга ашый? "Сәлам хәерчеләргә!" — дигән музыкант роликта.
-
71 яшьлек бабайга бензин сибеп, ут төрткәннәр... Имгәнгән ир-ат хастаханәдә берничә көн яткач, вафат булган.
-
Авариядә имгәнгән кызның телен теккәннәр Имгәнгән хатын Яңа ел бәйрәмнәрендә реанимациядә була, аннары аны палатага чыгаралар. Хәзер аңа озак вакыт реабилитация таләп ителә.
-
САК БУЛЫГЫЗ: Юлларда көчле бозлавык 27 гыйнвар Казанда 1 градустан 3 градуска кадәр салкын көтелә
Зебраларга көн бетә
Блогер Ләйлә Лерон Казан шәһәренең Бауман урамындагы зебра, ишәк киемнәреннән йөрүче акча талаучылар төркеменә каршы чыкты. Бу хакта ул үзенең инстаграм аккаунтында хәбәр итә.
“Шәһәребездә туристларның саны чиксез. Күбесе гаиләләре белән ял итәргә килгән, кәефләнеп алганнары да шактый. Яңа ел бит. Әлбәттә, Казанны күрергә килгән кеше кая юл тота? Бауман урамына! Менә анда аларны зебра, ат, ишәк киемнәреннән “яңа геройларыбыз” көтеп тора да инде...”
Блогер язуынча, акча талаучылар туристларны җәлеп итү ысулларын яхшы белә. Алар белән төшкән мәзәк фотоларның берсе 100 сум тирәсе. Шул рәвешле, туристлар 1000 сумга кадәр акча калдырып китәргә мәҗбүр. “Алдап-йолдап, кунакларның кәефләрен төшерү, Казан турында шундый ямьсез истәлекләр калдыру да булдымы эш? Иптәш җитәкчеләр!!! Бер секунд игътибар! Бауман урамындагы бу галәмәтне үз күзләрегез белән килеп күрегез! Казаныбыз өчен безгә оят! – дип яза ул үз сәхифәсендә. – Шунысын да сорыйсы килә: ә нигә зебра белән ишәк? Үзебезнең татар шигырьләрен сөйләп, җырлар җырлаган геройлар кайда? Менә алар янына фотога төшүне сорап, туристлар үзләре килер иде. Урам артистларын һәрчак яклыйбыз. Әмма хәзерге кебек һәркемнән акча талап торган эшсезләрне генә түгел... Россиядә коронавирус дигән булалар тагын. Ә бу ишәк, зебра костюмнарын алар дезинфекциялиме? Күпме турист белән очрашалар бит!”
Блогер Ләйлә Лерон бу талаудан котылу юлын да тәкъдим итә. Туганнарыгыз, дусларыгызны кисәтегез ди ул. “Һәр төшкән алырга мәҗбүриләсәләр дә, сатып алмыйча, юк итәргә дә була бит. Үзенең постларыгызда мэрия һәм шәһәрнең туризм буенча комитетын билгеләгез, #скажинетзебрам хэштегын куеп, ямьсез кыланышлары турында языгыз. Шәһәребезнең бизәми торган бу талауларны туктатырга вакыт!” – ди ул.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз