ӘЗЕР БУЛЫГЫЗ: СУЫТАЧАК!
Бу атнада Татарстанда суытачак. Бу турыда Гидрометеорология үзәге тараткан хәбәрдә әйтелә.
Бу атнада Татарстанда суытачак. Бу турыда Гидрометеорология үзәге тараткан хәбәрдә әйтелә.
Бүген атмосфера басымы артачак, шуның аркасында явым-төшемнәр урыны белән генә булачак. Төньяк-көнбатыштан 15-20 метр тизлектә җил исәчәк. Төнлә һава температурасы +4,+ 9, көндез +10, +15 градус.
Пәнҗешәмбе, 17 сентябрьдә антициклон йогынтысында Татарстанда явым-төшемнәр булу ихтималы аз. Шул ук вакытта республикада тагын да суытачак. Төнлә һава температура 2-7 градус җылы булачак. Көндез һава 12-17 градуска кадәр җылыныр дип көтелә.
Метеорологлар фаразлавынча, 18 һәм 19 сентябрьдә республика төньяк-көнбатыш циклонының атмосфера фронты йогынтысында булачак. Кабаттан яңгырлар, көчле җил һәм температура уйнау фаразлана. Шимбә көнне көндез һава температурасы 15-20 градус булачак. Әмма якшәмбе көнне ул 8-13 градустан артмаячак.
Чыганак: tatar-inform.tatar
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев