Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    Яңалык/Эксклюзив
    • Яшь осталар көч сынашты «Үзегез сайлаган һөнәргә тулысынча бирелегез. Һәрчак камиллеккә барырга, үз эшеңдә иң яхшысына әйләнергә тырышырга кирәк»
      2864
      0
      6

    ЗИФА НАГАЕВА ХАЛЫК АРТИСТЫ ИСЕМЕН АЛДЫ!

    Татарстанның атказанган сәнгать хезмәткәре, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, танылган җырлар авторы Зифа Нагаева Башкортстанның халык артисты исеменә лаек булды. Бу турыда Башкортстан Хакимиятенең сайтында хәбәр ителә.

    Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров имзалаган «Дәүләт бүләкләре тапшырылган кешеләр» исемлегендә «Башкортстан халык артисты исеме композитор Зифа Нагаевага бирелә», дип язылган. Радий Хәбиров дәүләт бүләкләрен кичә тапшырды.

    Башкортстанда яшәп иҗат итүче шагыйрә, композитор Зифа Нагаева «Гомерләр зая узмасын», «Бер вакыт кына», «Әйләнә дә килә җәйләр», «Гомерләр балкышы», «Балакаем» кебек бик күп популяр җырларның авторы

    Зифа Нагаева үзе инстаграмдагы сәхифәсендә сөенечен уртаклашты һәм Радий Хәбиров белән төшкән фотосын куйды. «Башкортстан Башлыгы Радий Хабиров тарафыннан мактаулы исем — Башкортостанның халык артисты исеменә лаек булган көнем сөенече белән уртаклашмый̆ булдыра алмый̆м! Күкрәгемә тетрәндергеч дулкынлану, зур горурлык, илем алдында олы бурыч, әйтеп аңлата алмаслык җаваплылык төяп кайттым», — дип яза ул.

    «Ул мин яулаган үрләр генә түгел — күп милләтле Республикам халкының иҗатыма, хезмәтемә, тырышлыкларыма хөрмәт бәясе», — дип яза Зифа Нагаева.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • "Внесудебное банкротство гражданина"
    • Кышкы язылу өчен бүләк от!
    • ӘДӘБИ СУД. ИДЕЛ.
    • "Единый налоговый платеж"
    • «ИДЕЛ»НЕҢ ИҢ МАТУР ТЫШЛЫГЫ!
    • ИДЕЛ. ЯШЬЛӘР ШУРАСЫ
    • КАЛЕБ. ЯҢА ДУЛКЫН
    • "Платим налоги - создаем будущее сегодня! "
    • Kazan digital week
    • Потребуй чек! Проверь чек!