ҮЗӘК РОССИЯДӘ ИЮЛЬДӘ КӨЧЛЕ КОРЫЛЫК КӨТЕЛӘ
Мондый һава шартлары 1972 елда күзәтелә, бу вакытта 16 миллиметр явым-төшем була. Иң аз күрсәткеч исә 1997 елда - 6 миллиметр.
Мәскәүдә һәм Үзәк Россиядә июльдә корылык көтелә, явым-төшем буенча айлык норманың нибары 30% ы гына явачак, бу хакта "Фобос" һава торышы үзәгенең әйдәп баручы хезмәткәре Евгений Тишковец сүзләренә таянып, Риа-Новости хәбәр итә.
Белгеч сүзләренә караганда, мондый күренеш якынча ун елга бер тапкыр күзәтелә, ә бу чорда явым-төшемнең айлык нормасының 30% ына кадәр генә туры килә.
Ул искә төшергәнчә, мондый һава шартлары 1972 елда күзәтелә, бу вакытта 16 миллиметр явым-төшем була. Иң аз күрсәткеч 1997 елда күзәтелә - 6 миллиметр.
Синоптик июльдә уртача температура күпьеллык күрсәткечләрдән 0,5-1 градуска югары булачак, ди.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев