Зөлфия Вәлиевадан солянка рецепты!
Күптән түгел генә Татарстанның атказанган артисткасы Зөлфия Вәлиева "Туганнарны да, күршеләрне дә сыйларлык, гаиләгә 3 көнгә ашарга да җитәрлек" солянка пешерү серләре белән бүлеште. Видеоязманы карый-карый, сез дә кичке ашка солянка пешереп куегыз әле!
Тинчурин театрының инстаграм сәхифәсен күзәтеп барасызмы? Күптән түгел генә Татарстанның атказанган артисткасы Зөлфия Вәлиева "Туганнарны да, күршеләрне дә сыйларлык, гаиләгә 3 көнгә ашарга да җитәрлек" солянка пешерү серләре белән бүлеште. Видеоязманы карый-карый, сез дә кичке ашка солянка пешереп куегыз әле!
Сүз уңаеннан, Тинчурин театры онлайн-спектакльләре белән тамашачысын сөендерүен дәвам итә. 25 апрель "Гайфи бабай, өйлән давай!" / "Гайфи бабай, женись давай!" спектаклен күрсәтсәләр, "Шигъри мизгел", "Тәмле сәгатьтә", "Сорау-Җавап" һ.б. кызыклы рубрикалар белән дә куандырып тора! Бу атна исә чараларга аеруча бай булачак икән.
"26 нчы апрель татар халкының бөек улы - Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан, Тинчурин театры "Тукай көне" дип аталган әдәби-музыкаль чаралар тәкъдим итә! Театрның рәсми аккаунтларыннан Габдулла Тукайның шигырь-җырларыннан үрелеп барган махсус чыгарылышларны күзәтеп барырга онытмагыз!" - дип яза театрның матбугат хезмәте.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев