-
Коронавирус йоктыручылар саны арта Пандемия башланганнан бирле республикада 155 185 коронавирус очрагы теркәлгән.150 591 кеше сәламәтләнгән
-
«Казан» гаилә үзәге янында урам киносы фестивале узачак Тамашачылар, соңгы елларда чыккан кыска метражлы фильмнарны карагач, фестивальдә җиңүчене сайлый алачаклар.
-
«Итил» этнофестивале: эксперименталь фолк-музыка һәм перформанслар 20 нче августта Казанда Идел буе халыкларының икенче «Итил» фестивале узачак. Горький паркында кунаклар өчен музыкаль чыгышлар, бию перформанслары, һөнәрчеләр ярминкәсе, милли ризыклар белән фуд-корт һәм балалар өчен мастер-класслар оештырылачак.
-
Өченче баласы туган гаиләләрнең ипотекаларын өлешчә капларга тәкъдим иттеләр Быел Россия гаиләләренә ана капиталы ярдәмендә ипотеканы рефинанслауны гадиләштерделәр. Моннан тыш, РФ Президенты Владимир Путин ана капиталыннан акчаларны шәхси эшмәкәрләрдән белем алган өчен түләргә рөхсәт итте.
-
XVIII Казан Халыкара мөселман киносы фестивале: 44 илдән 625 гариза Казанда 7-11 сентябрь көннәрендә XVIII Казан Халыкара мөселман киносы фестивале узачак. Быел фестивальгә 44 илдән 625 гариза килгән. Татарстан исә 40лап кинокартина тәкъдим иткән, шуларның 14е программага кертелгән
-
“Безнең заман – Наше время” – дәүләт киләчәген кайгырта торган проект" Гран-при яулаучы ТР Президенты кубогына һәм 500 мең күләмендәге премиягә ия булачак.
-
Дәүләт архивының яңа бинасында ниләр бар? Тиздән Дәүләт архивының әлеге бинасына экскурсияләр уздырыла башлар дип көтелә.
-
Кыямовлар кыздыра проектыбызның яңа чыгарылышы Идел-online ютуб каналында "Кыямовлар кыздыра" тапшыруының чираттагы чыгарылышы дөнья күрде.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
«Зөләйха күзләрен ача» урыннары буенча маршрут
«Россия» телеканалында Гүзәл Яхинаның китабы буенча төшерелгән «Зөләйха күзләрен ача» сериалы тәмамланды. Республика туроператорлары Татарстанда сериал төшерү урыннары буенча маршрут булдырырга теләк белдерделәр.
Гүзәл Сәлмәнова, («Премьера Трэвел»):
"Сериал, һичшиксез, игътибарны җәлеп итте һәм Россия халкына татар халкының ничек яшәгәнен белү кызык булыр дип уйлыйм. Татарстанда нинди традицияләр,көнкүреш, мәдәният бар. Мондый проектлар һәрвакыт кызыклы".
Татарстан Республикасының туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов:
"Әйе, хәзер бөтен ил үз-үзеңне изоляцияләү режимында яши, һәрвакыт алга карыйбыз һәм ел саен яңа һәм кызыклы маршрутлар тәкъдим итәргә тырышабыз. Сериалны миллионлаган кеше караган, сериал YouTube та тугыз миллионнан артык карау җыйган, Китап Үзе бик көчле, якты образлар тудырылган. Барлык сәхнәләр дә республиканың иң матур урыннарында төшерелгән - махсус рәвештә Лаеш районында Кама буенда Семрук бистәсе төзелгән, туган авылы сәхнәләре «Татар авылы» ачык һавадагы этнография музеенда төшерелгән, һәм, әлбәттә, бу-Казанның тарихи үзәге. Без маршрут барлык чикләүләрне бетергәннән соң Татарстанга килүчеләрнең барысына да кызыклы булыр дип ышанабыз».
Республика экскурсоводлары да бу идеяне хуплады. "Туристларга фильм буенча таныш булган урыннарны күрү кызыклы дип уйлыйм, – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Экскурсоводлар гильдиясе рәисе Михаил Лапкин.
Фото: Татар-информ
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз