Логотип Идель
Эксклюзив

ЗӨЛФИРӘ ШӘЙДУЛЛИНА ТУРЫНДА: "Сарайда кычкырып җырлап җибәрә!"

Җырчы Алмаз Мирзаянов хәләл җефете Зөлфирә Шәйдуллина турында кызыклы фактлар язган.

Җырчы Алмаз Мирзаянов хәләл җефете Зөлфирә Шәйдуллина турында кызыклы фактлар язган. Сез аның турында яхшы беләсезме икән, фактлар арасында дөрес булмаганнары да бар.

1. Миннән иртәрәк йокыдан торып иртәнге аш әзерли!

2. Көнгә бер тапкыр булса да "Балыкка барасы килә",- дип әйтә

3. Беркайчан да үпкәләгәне юк, булса да авыз күпертеп йөрми!

4. Тик кенә утыра белми.

5. Мин берәр нәрсә җырлый башласам, үзенә уңайлы тональностькә күчерә дә дәвам итә.

6. Бик еш кына мин уйлаганны әйтеп бирә, яисә киресенчә, мин әйткән әйберне ул уйлап йөргән була.

7. Табигатькә гашыйк, хайваннарны бик ярата. Мәчеләрне генә өнәп бетерми.

8. Ужастиклар карарга ярата, тик курка

9. Уйлап бетермичә әйтеп куя торган гадәте кыен һәм кызыклы хәлләргә юлыктыра! Кайберләрен һаман көлеп искә алабыз!

10. Өйдә, бакчада, сарайда кычкырып җырлап җибәрә! Анысы рәхәт кенә!

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев