Логотип Идель
Эксклюзив

ЗАРИНА ВИЛДАНОВА ӘНИ БУЛЫРГА ӘЗЕРЛӘНӘ

Җырчы Зәринә Вильданова яңа белем ала. Ул «Сабый белән беренче очрашуга ничек яхшырак әзерләнергә” дигән юнәлеш буенча укый.

Җырчы Зарина Вилданова яңа белем ала. Ул «Сабый белән беренче очрашуга ничек яхшырак әзерләнергә” дигән юнәлеш буенча укый. Узган елда кияүгә чыккан “Чикләвек” төркеме солисты бала көтүе турында кичә Инстаграм битендә хәбәр итте. Бу хәбәрне ул “Идел”гә дә дәлилләде.

Июль ахырында Зәринә үзенең кечкенә каникулларга китүе турында хәбәр иткән иде. 

“Миңа инде сикерүләр авырррак һәм оверсайз да инде оверсайз түгел”,  - дип үзенең авырлы булуын ишарәләп хәбәр иткән иде.

Кичә инде ул социаль челтәрдә ачыктан-ачык ире белән бала көтүләре турында язды.

“Әгәр дә алдагы постлардан аңлавы авыр булса, без гаиләбездә яңа кеше барлыкка килүен көтәбез. Әлегә мин көмәнле фотога әзерләнәм генә, корсагым артында инде үзем күренмәсәм дә”, - дип язган.


Зәринә Вильданова 1993 елның 31 маенда Башкортстанның Октябрьски шәһәрендә туган. Татар халык җырларын World music (этник музыка) рәвешендә башкара. Ул татар музыкасын гомуми дөнья мәдәнияте кысаларына кертергә тырыша.  Аны татар халык җырларына яңа сулыш өрүче җырчы дип атыйлар. Репертуарында үзе язган җырлар да бар. Күпсанлы фестиваль һәм конкурсларда катнашкан.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев