Логотип Идель
инста-шигырь

АЛТЫНЧЫ ШИГЫРЬ. Эльвина Миңнуллина

Күккә тиңлим микән күзләреңне, Тиңлим микән әллә диңгезгә...

ЗӘҢГӘР КҮЗЛЕ ЕГЕТКӘ

Күккә тиңлим микән күзләреңне,
Тиңлим микән әллә диңгезгә...
Бер күрүдә сиңа гашыйк булдым.
Карашыңа... назлы һәм үзгә.
Соңга калган романтика димә.
Мин хисләрне шулай күрсәтәм.
Тормышымның сюжет сызыкларын
Шигырьләрдә җиңел үзгәртәм.
Һәр кешедә шагыйрь яши диләр.
Ә минекен нәкъ син уяттың.
Ак-карадан торган тормышымны
Якты төсләр белән буяттың.
Кулларыма каләм алган саен
Тормышымны яңа баштан башлыйм.
Шигыремнең һәрбер юлын, һәр өтерен
Сиңа атыйм, сиңа багышлыйм.
Хисләр уртак, охшаш булса икән...
Чиксез күкне дә мин гизәрмен.
Синең күзләр диңгез булса әгәр,
Мин батарга мәңге әзермен.

Эльвина Марат кызы Миңнуллина 1998 елның 12 июлендә Саба районы Байлар Сабасы бистәсендә туа. Хәзерге көндә КФУның педагогика факультетында бишенче курсында белем ала, киләчәктә инглиз теле укытучысы булырга җыена. Татар телендә шигырьләрен әле ике-өч ел элек кенә иҗат итә башлаган. «Беренче шигыремне икенче курста конкурска дип яздым. Укытучым шигырьне «себереп түкте». Тик мин аны барыбер җибәрдем һәм җиңүчеләр рәтенә кердем. Кайвакыт башкаларны түгел, йөрәгеңне тыңларга кирәк икән».
Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: инста-шигырь Эльвина Миңнуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев