Логотип Идель
инста-шигырь

Әнкәем юк, аның исе дә юк. Юк кытыршы назлы куллары...

Ландыш Равилова шигыре

Хушлашу...
Кайттым, нигез, хәлең белим диеп,
Бәхиллегең алып китәргә;
Сиңа тамган иде кендек каным,
Инде хәзер мине бәхиллә.

Кошлар гом(е)рен кыска гомер диләр,
Кеше гом(е)ре озын түгел лә;
Шул гомернең саллы өлеше үтә
Нигезеңне кайтып күрмичә.

Инде соңдыр җанны алгысытып:
«Мин гаепле, кичер...» – дияргә,
Хатирәләр арасында йөреп,
Әнкәемә башым ияргә.  
Әмма тыеп буламы соң
Януларын хәзер йөрәкнең?
Өермәләр булып кубарылган
Уйларымны ничек иярлим?

Әнкәем юк, аның исе дә юк,
Юк кытыршы назлы куллары...
Ләкин калган нигез, аның төсе булып,
Булып монда соңгы туганым!
Хәзер шушы нигез, шул минутта
Кыйбласы бөтен уйларның!

Аның аша әнкәм-әткәм – сезгә,
Әби-бабам – сезгә – сүз катам:
Кичерегез мине, өзгәләнәм,
Сез көткәндә кайта алмадым,
Кичерегез мине, өзгәләнәм,
Бер гомергә бары соңладым...
Исән чакта әйтелмәгән рәхмәтләрем,
Дога итеп, сезгә юлладым!

Китәм нигез, калаларга түгел,
Мәңгелеккә китеп барышым.
Соңгы туган, синең белән бүген
Уртаклашам сары сагышым...
Хуш, бәхил бул!..

Ландыш Равилова (Мөхәммәдиева)

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев