Логотип Идель
инста-шигырь

ӨЧЕНЧЕ ШИГЫРЬ. Гөлүсә Батталова

Гөлүсә Батталова шигыре

Ышанма карларга, бу аклык
Вакытлы сөенеч дисең дә...
Ә минем кайчандыр кыш буйлап
Икәүләп йөгергән исемдә.

Исемдә... буранлы төн аша
Җаннарда табылган җылылык...
Ел да бер хис миндә: тәү кардан
Үткәнне үтенәм юксынып.

Беләм бит, югыйсә, үткәндә
Син дә юк, мин дә юк, буран да...
Вакытлы диюең хаклыдыр -
Көчем юк артыгын юрарга.

Тик телим язмыштан сорарга:
Кабатла ул төнге буранны!
Мин риза соңгыннан мең кабат
Ялгызым урарга урамны...

Буранны... Ул төнне... Хисләрне...
Сөюдән баш җуйган икәүне...
Алар бит бәхетле - белмиләр
Бу мизгел вакытлы икәнне...

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: Гөлүсә Батталова шигырь, татар шигърияте, поэзия инста-шигырь

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев