Логотип Идель
Мәдәният

Альбина Шаһиморатова: «Сәхнәдә кыюлык кирәк, әмма әрсез булырга ярамый!»

Опера җырчысы Альбина Шаһиморатова – Татарстанның халык, Русиянең атказанган артисты, Татарстанның Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе. Аның үзенчәлекле сопранасы бүген дөньяның төрле мәртәбәле залларында яңгырый. Иҗади гастроль тормышы да гаять бай һәм тыгыз, өч-дүрт елга алдан төзелгән. Аның репертарында дөнья классикларының егермедән артык опера әсәре урын ала.

Опера җырчысы Альбина Шаһиморатова – Татарстанның халык, Русиянең атказанган артисты, Татарстанның Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе. Аның үзенчәлекле сопранасы бүген дөньяның төрле мәртәбәле залларында яңгырый. Иҗади гастроль тормышы да гаять бай һәм тыгыз, өч-дүрт елга алдан төзелгән. Аның репертарында дөнья классикларының егермедән артык опера әсәре урын ала. Ул башкарган композиторлар арасында Бетховен, Глинка, Моцарт, Пуччини, Стравинский һ.б. бар.

 

«Тавышың юк» дип, кире боралар

Альбинага 14 яшь тулгач, Шаһиморатовлар гаиләсе Татарстанга кайта, Казан шәһәрендә яши башлый. Альбина Казан музыка училищесына укырга керә, аннан соң ул консерваториянең берьюлы ике факультетында (хор дирижерлыгы һәм вокал) белем ала. Бала чакта пианист булырга хыялланса да, опера сәнгате, аның солистлары үзенә ныграк җәлеп итә. «Дөресен генә әйткәндә, опера белән кызыксына башлавымны сизми дә калдым, – ди җырчы Альбина. – Сәнгатьнең бу юнәлешенә таба борылуыма Хәйдәр Бигичев киңәше сәбәп булды. Хәйдәр абый мине тыңлаган саен: «Сиңа опера җырчысы булырга кирәк», – ди торган иде».

Үҗәт, максатчан кыз әлеге юнәлештә зур көрәшен башлый. Әйе, чыннан да көрәш, дибез, чөнки ул Мәскәү консерваториясенә керергә өч тапкыр талпына, ә аны: «Тавышың юк», – дип, кире боралар.

– Аллаһыдан вакыт җитмәгән булгандыр инде, күрәсең. «Тавышың юк» дигән саен: «Сез ялгышасыз», – дия идем. Мәскәү дәүләт консерваториясендә беренче тапкыр түләүле бүлек ачтылар да мин шунда укырга кердем. Уңышлы гына укып чыктым, чыгарылыш имтиханында җырлаганымны «5+» дип бәяләделәр. Бу – Мәскәү консерваториясе тарихында беренче шундый хәл иде, – дип искә ала ул елларны Альбина Шаһиморатова.

 

Беренче җиңү 26 яшьтә

Ике консерватория (Казан, Мәскәү) һәм аспирантура, шактый күп йокысыз төннәр, озакка сузылган репетицияләр, төрле опералардан партияләр өйрәнү, чит телләр үзләштерү заяга узмый. Альбинага беренче зур уңыш 26 яшендә елмая. Ул Михаил Глинка исемендәге халыкара вокалистлар конкурсында лауреат исемен яулый. Әнә шул мизгелдән татар кызының дөньякүләм танылуына беренче адымнар башлана да инде. Шул ук елны Барселонада Франсиско Виньясо халыкара конкурсында катнаша. Анда да ул призлы урынга лаек дип табыла. Альбина үзе, зур җиңүе дип, 2007 елда Мәскәүдә узган Чайковкий исемендәге бәйгене атый. Нәкь менә шул вакытта аңа «Ла Скала» театры җитәкчесе Риккардо Мути игътибар итә һәм Австриягә Моцарт фестиваленә чакыра. Шуннан инде ул дөнья аренасына чыга. Америкада эшләп кайтканнан соң гына әле М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театры труппасына эшкә кабул ителә. Мәскәүнең Зур театрына чакырылганчы да вакыт шактый уза. Һәр казаныш, һәр җиңүенә Альбина акрын һәм ныклы адымнар белән килә...

Дөньякүләм опера премьераларын күзәтсәң, аларда Русиянең алтын тавышлары катнашуын күрәбез. Шулар арасында милләттәшебез Альбина Шаһиморатованың да булуы аеруча зур горурлык хисләре уята. Ла-Скала (Италия), Ковент-Гарден (Англия), Метрополитен-опера (Америка), Вена (Австрия), Токио (Япония), Мюнхен (Германия) һ.б. дәрәҗәле опера сәхнәләрендә көчле алкышларга күмелгән көчле сопрано тавышка ия Альбина – республика һәм Русиянең югары сәнгать сөючеләре өчен зур дәрәҗә.

 «Самолетта яшим...»

Бүгенге көндә Альбинаның чыгышларын төрле илләрнең зур сәхнәләрендә ишетергә мөмкин. Татарстан җирлегендә шыткан талантны дөньяның югары

сәнгатьне яратучы тамашачысы кайнар алкышларга күмә. Альбина белән без элемтәгә чыкканда ул Испаниядә иде. Март аенда биредә аның катнашында спектакльләр уза. Альбинаның иҗат гастрольләре биш-алты ел алдан тәгаенләнеп куелган, дидек. Бер континенттан икенчесенә самолетта очып йөрү генә дә җиңел эш түгел. Бүген Испаниянең Валенсия шәһәредә булса, берничә көннән Мәскәүнең Зур театрында, аннары Япония, Америка тамашачысы көтә аны. Таныш-белешләренең «Кайда яшисең?» – дигән соравына ул: «Самолетта», – дип шаяртырга ярата.

Күпләрне Төн патшабикәсе (Царица ночи) партиясе белән әсир иткән җырчы: «Шәхсән иң яраткан партиям Доницеттиның «Лючия ди Ламмермур»ындагы Лючия», – ди.

Опера солистларының тормышы башка сәхнә әһелләренекеннән нык аерыла. Катлаулы партияләрне өйрәнү өчен генә дә еллар узарга мөмкин. Винченцо Беллининың операсыннан Эльвира партиясен Альбина ике атна эчендә өйрәнергә туры килгәнен дә яшерми. Моның өчен тәҗрибәле педагоглар белән шөгыльләнгән. Гомумән, теге яки бу партияне өйрәнә башлаганчы, опера туташы, булачак спектакльнең тулы составын: режиссер, дирижер, башкаручыларны җентекләп тикшерә. Декорацияләр һәм костюмнарның нинди булачагы белән кызыксына. Шуннан соң гына контрактка кул куя.

Альбина Шаһиморатова 1979 елда Ташкент каласында адвокат гаиләсендә дөньяга килә. Әтисе Әнвәр ага хокук белгече һөнәрен сайлаганчы, үзен музыка өлкәсендә сыный. Баянда уйный, үзешчән сәнгатьтә катнаша, җырлар иҗат итә. Дөньякүләм танылачак опера җырчысына – дүрт яшьлек кызына баянда уйнап ул татар халык җырлары өйрәтә. Әнисе Рауза ханым моңлы, озын татар җырлары башкарырга һәвәс.

Татар милли әсәрләреннән илһам алган Альбина Шаһиморатова – ире Руслан белән Аделина исемле кыз үстерә.

Дәвамын журналның март саныннан укый аласыз

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: опера

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев